Җәйге яллар ямьле китап белән
- Подробности
- Создано 03.08.2026 10:00
- Автор: Imaeva Asiya
Җәй — ял итү өчен иң яхшы вакыт. Әгәр дә аны китапханәдә китап белән үткәрсәң, бу икеләтә файдалы. Җәй көне яшь укучыларның ялын оештыру, шулай ук уку белән кызыксыну өчен 31 июль көнне Салих авыл китапханәсендә «Җәйге яллар ямьле китап белән» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Бу – балалар һәм яшүсмерләр өчен китап нигезендә иҗат һәм аралашу киңлеген булдыру, аларны китап укуга, ә яңа китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү мөмкинлеге. Балалар өстәл уеннары уйнадылар, табышмакларга җаваплар бирделәр.











