Яшүсмерләрнең куркыныч мавыгулары
- Подробности
- Создано 31.08.2026 09:34
- Автор: Халилова Гюзель
29 нчы август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берелектә, яшүсмерләр өчен “Яшүсмерләрнең куркыныч мавыгулары” дип исемләнгән мәгълумати танып белү сәгате үткәрделәр.
Катнашучылар заманча мавыгулардан булган спайс, кальян, электрон сигаретларның яшүсмерләр организмына зыяны турында электрон презентация ярдәмендә таныштылар. Куркыныч мавыгулар урынына сәламәт яшәү рәвеше сайлауларын белдерделәр.














