Күп беләсем килә
- Подробности
- Создано 31.10.2026 10:24
- Автор: Халилова Гюзель
30-нчы октябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен "Күп беләсем килә" исемле китапханә сәгате үткәрелде.
Чараның максаты — балаларны төрле белешмәләр белән таныштыру, аларда мәгълүмат эзләү күнекмәләрен үстерү һәм мөһимлеген аңлату.
Шулай ук балаларда үз сорауларына җавап табуда мөстәкыйльлек тәрбияләү дә күздә тотылды.
Чара барышында балалар сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән танышты. Китапханәче һәр төр китапның үзенчәлеген аңлатты:
- сүзлектә — сүзнең мәгънәсе, әйтелеше, язылышы табыла;
- энциклопедиядә — тулырак мәгълүмат, фактлар, кызыклы мәгълүмәтләр бар;
- белешмәлектә — тема буенча төп мәгълүмат һәм күп очрый торган сорауларга җаваплар бирелә.
Практика өлешендә балалар төркемнәргә бүленеп, карточкалардагы сорауларга җавап эзләделәр, төрле биремнәр үтәделәр.













