“Тиңе булмас кыйммәт мирас”: Баулы үзәк китапханәдә Әдәбият елын ачу чарасы үзды = “Бесценное духовное наследие”: Открытие Года литературы в Центральной библиотеке

Быел 2015 ел Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 25 февраль көнне үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә, иң зур хәзинәбез китап турында “Тиңе булмас кыйммәт мирас” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Баулы китапханәсенең якты, зур залы оештырган кичәгә “Илһам” әдәби берләшмәсе әгъзәләрен, китапханәнең иң актив укучыларын һәм шәһәрнең зыялы кешеләрен җыйды.


Этот год в Российской федерации объявлен Годом литературы. В связи с этим 25 февраля отдел национальной литературы и искусства Центральной библиотеки провел литературно-музыкальный вечер “Тиңе булмас кыйммәт мирас” (“Бесценное духовное наследие”), посвященный нашему самому ценному духовному богатству – книге. В светлом фойе библиотеки собрались члены клуба “Ильхам”, активные читатели, а также представители татарской интеллигенции города.


Кичә уздырылган залның ямьле һәм оста бизәлеше тамашачыларның куңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына “Әдәбият - рухи хәзинә”, “Яңа китаплар дөньясы” дигән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Кичә талгын көй астында Баулы татар халык театры режиссеры Миргалиян Фахриев башкарыуында Г.Тукайның “Китап” шигыре белән ачылды. Экрандагы фильм-презентациядә тамашачылар бәләкәй кызчыкның әбисенә сораулар биреп бергә китапханәгә кереп кергәннәрен күрделәр.

Соңыннан алар залга да килеп керделәр. Кичәне алып баручылар Рәмзия Шәрипҗанова һәм Зөхрә Мингәлимова аларга һәм барлык тамашачыга татар китабының тарихына куз салдылар. 

Соңыннан сүз туган ягыбызның горурлыгы булган, аның абруен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы шәхесләребез хакында барды. Флюзә Әхмәрова башкаруында якташ язучыбыз Фәнис Яруллин сузләренә язылган “Кызыл-Ярым” исемле җыр яңгырады. Китап узенең яшәешендә, хазерге замандагы роле, актуальлеге һәр вакытта ла үзенең иң якын тугры дуслары - укучылары белән кыйммәт. 

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Безнең төбәгебез Баулы да төрле талант ияләренә бик бай. Районыбыздан чыккан, бүгенге көндә татар дөньясында танылган,әдәбият өлкәсенә үзләренең зур өлешләрен керткән иҗади көчләр,якташ язучыларыбызның китаплары урнашкан анда.
Татар халкының корыч ихтыярлы ир-егете, Татарстанның Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин.
Ялкынлы шигырьләре белән татар дөньясын тетрәткән шагыйрь, Татарстанның атказан сәнгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтҗанов.
Тарихи романнары белән безнең хәтерне яңартучы Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин.
Татарлардан беренче маринист, ягъни диңгез турында язучы, сынчы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Миргазиян Юныс.
Дөньяның бик күп илләрен гизгән язучы һәм илче Вахит Юныс, бөтен гомерен герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлын өйрәнүгә багышлаган язучы, публицист Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рафаэль Мостафин.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, шагыйрә Асия Юнысова һәм башка зур шәһесләребез.

Китап үзенең яшәешендә, аның хәзерге замандагы роле, актуальлеге һәр вакытта да үзенең иң якын тугры дуслары - укучылары белән кыйммәт. 2014 елда иң күп китап укучыларның исемнәре: Насыйбуллина Тәгъзимә Шагитовна, Назиманова Разия Хусаиновна, Абдуллина Сиринә Ахмадулловна, Нафикова Ләвия апа, Шарифуллин Динам Яруллович, Гаязова Фәйрүзә Муллагалиевна, Рәсимә Миннехановна белән Фатих Карамович Лотфуллиннар. Алар китап белән бүләкләнде. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәре, баянчы Зәйтүн Муллаянов китапханәбезгә даими йөрегән укучыларыбызга узенең җырын бүләк итте. Айзирә Галиева Р. Ханнанов көенә язылган “Уфтанма” җырының көен скрипкада уйнап ишеттерде.

Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.  


 Украшение зала создавало особую атмосферу праздника. Вниманию гостей были представлены выставки “Әдәбият - рухи хәзинә” (“Литература – кладезь духовности”), “Яңа китаплар дөньясы” (“Мир новых книг”). Вечер начался исполнением стихотворения “Китап” (“Книга”) Г.Тукая режиссером Бавлинского народного театра Миргалияном Фахриевым. Затем присутсвующие увидели фильм-презентацию, где маленькая девочка расспрашивая свою бабушку вместе входят в библиотеку, а в вскоре они появляются и в зале. Им и всем присутствующим ведущие мероприятия Рамзия Шарипзянова и Зухра Мингалимова рассказали об истории татарской книги. Данил Еремеев исполнил на скрипке мелодию всем известной песни на стихи Тукая “Туган тел” (“Родной язык”).

Затем речь шла о знаменитых личностиях, которые являются гордостью бавлинцев, писателях и поэтах – уроженцах Бавлинского района. В исполнении Флюзы Ахмеровой прозвучала песня “Кызыл-Ярым”, написанная на слова поэта-земляка Фаниса Яруллина и на музыку композитора-земляка Ганса Сайфуллина. 

В ходе вечера библиотекари поздравили самых активных своих читателей 2014 года и вручили в подарок им книги. Среди них: Насыйбуллина Тагзима Шагитовна, Назиманова Разия Хусаиновна, Абдуллина Сирина Ахмадулловна, Нафикова Лавия апа, Шарифуллин Динам Яруллович, Гаязова Файрузә Муллагалиевна, Расима Миннехановна и Фатих Карамович Лутфуллинны. Артист Дома культуры им.Муса Джалиля Зайтун Муллаянов подарил им песню в своем исполнении. Юная скрипачка Айзира Галиева исполнила мелодию татарского композитора Р.Ханнанова “Уфтанма”. 

Всех очаровала маленькая звездочка вечера Аделина Садыкова. Она не только представила со своей бабушкой Ляйлей Гафиятуллиной театрализованное представление о библиотеке и книге, помогала ведущим вести вечер, но и очень артистично исполнила стихотворение Габдуллы Тукая “Театр”.

В исполнении артистов Бавлинского народного театра был представлен театрализованный отрывок из повести З.Кадыровой “Сагынырсың мин булмам” (“Сюмбюль). Режиссер театра М.Фахриев прочитал отрывок из романа К.Жамита “Килмешәк” ("Пришлый").

Выступила руководитель местного отделения общественной организации “Ак калфак” Разина Шараева. Член творческого объединения “Ильхам”  Алсу Васикова прочитала свое стихотворение, посвященное книге, чтению.

В заключении вечера ведущие провели обзор книжных выставок. 

Вечер оставил у гостей библиотеки теплые чувства, они выразили благодарность библиотекарям за его организацию.

 tinsezhazina

 tinsezhazina

 tinsezhazina

 tinsezhazina

tinsezhazina

 tinsezhazina

 tinsezhazina

 tinsezhazina

 tinsezhazina

м

 tinsezhazina

 tinsezhazina

м м

 tinsezhazina

 

 tinsezhazina

tinsezhazina

tinsezhazina

 

tinsezhazina16

tinsezhazina

 

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан