Библиотекарь Бавлинской Центральной детской библиотеки в финале конкурса Суперпрофи 2011

Создано 06.12.2011 19:00

Фәрхетдинова Ч. Китапханәче генә димәгез: [Супер Профи бәгесе] // Мәдәни җомга. 2011. – 18 нояб. – Б.5.

Моннан 8 ел элек Республика балалар китапханәсе ел саен иң яхшы балалар китапханәчесен билгели башлады. Шушы вакыт эчендә бу мәртәбәле исемгә 41 китапханәче лаек дип табылды. Әлеге конкурс кысаларында үз эшләренең чын осталары булган китапханәчеләр 13 максатчан авторлык программасы, китапханәче һөнәре, китап укуның дәрәҗәсен күтәрү турында 39 мәкалә, татар шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты турында 39 сценарий язган, 10 тематик күзәтү ясаган. Шунысы игътибарга лаек - алар һәммәсе дә эксклюзив авторлык эше булып тора.

Быел исә Республика балалар китапханәсе иң яхшы китапханәчеләр арасында "Супер Профи" бәйгесе үткәрде. Бәйгедә 41 китапханәче арасыннан бсы катнашырга ризалык биргән. Алар - Баулы Үзәк балалар китапханәсеннән әйдәп баручы китапханәче Әлфия Әхәтова, Азнакай районы, Актүбә бистәсе китапханәсе мөдире Светлана Рахина, Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Сирине Сәетгәрәева, Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы балалар китапханәсеннән әйдәп баручы китапханәче Зөлфия Сәла-хова һәм Бөгелмә үзәк балалар китапханәсеннән әйдәп баручы китапханәче Любовь Стакина.

Китапханәчеләр ярышын тамаша кылырга чакырылгач, мин әлеге чара өлләни мавыктыргыч булмас, дип тә уйлап куйган идем. Ник дигәндә, бездә китапханәче эшенә өлләни әһәмият бирелмәгәнгәме, алар игътибар үзәгеннән дә читтәрәк кала. Аннары күпчелек китапханәчене без өстәл янында китап өләшеп утыручы дип кенә кабул итәргә күнеккәнбез. Ә чынлыкта бу һич тә алай түгел. Күңел биреп эшләгән, бу һөнәрнең бөтен җаваплылыгын аңлаган кешегә китапханәдә эш биниһая күп.

Мәсәлән, Түбән Мактамадан Зөлфия Сәлахова яңадан-яңа программалар эшләргә маһир. Аның фикеренчә, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү өчен иң элек аларның әти-әниләрен укырга өйрәтергә кирәк. Ул республикада беренче булып "Әни белән бергә укыйбыз" дип аталган программаны эшләтеп җибәрә. Бу программаны башка китапханәчеләр дә күтәреп.ала. Зөлфия ханым аннан соң "Бишектә чактан уку", "Без - уку җанатар-лары", "Өйдәге китап киштәсе" һәм башка сценарийлар иҗат итә. Әле алай гына да түгел, район гәзитләренә һәрдаим мәкаләләр язып тора. Китапханәгә яңа китаплар кайту аның өчен зур куаныч. Зөлфия Сәлахова һәрбер китапны үзе укып чыга, кайсы укучыга нинди китап кирәклеген аңлый, китапның эчтәлеген кыскача бәян итеп, кызыктыра да белә. Бәйгедә ул "Китапханәдә уңайлы уку, иҗат һәм ял залы" проектын тәкъдим итте. Әлеге проект тормышка тиз арада ашырыла алуы белән игътибарга лаек, чөнки ул әлләни зур чыгымнар таләп итми.

Актүбә бистәсеннән Светлана Рахинаның проекты заман афәте - наркотикларга каршы юнәлдерелгән иде. Һәм бу юкка гына да түгел. Бистәдә бу проблема халыкны шактый куркуга салган. Без балаларны наркотиклар куллана башлагач кына, эш узгач кына түгел, ә аңа кадәр үк бу афәттән саклап кала белергә тиешбез. "Бистәбездә төрле иҗат мәктәпләре дә, спорт секцияләре дә күп, - ди Светлана Таһир кызы. - Әмма күпләр анда йөри алмый, чөнки шактый кыйммәттора. Шуңа күрә без балаларны китапханәгә җәлеп итү өчен төрле чаралар күрәбез".

Актүбә китапханәсендә гаиләләр өчен "Исәнме" дип аталган аралашу һәм ял-консультация үзәге ачып җибәрүнең дә максаты - балаларны замана афәтләреннән йолып калу.

Педагог һәм язучы Януш Корчак: "Без балаларча уйлый белү дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешбез, ә төшәргә түгел", дигән. Баулы үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Әлфия Әхәтова шул фикергә таянып эшли. "Без һәрбер укучы белән аерым, индивидуаль шөгыльләнергә тиешбез", - ди ул.

Бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм авыр холыклы яшүсмерләрне игътибар үзәгенә алалар икән. Әлфия Әхәтова педагогика институтын тәмамлап, шактый еллар укытучы булып эшләгән. Китапханәгә килгәненә 7-8 ел гына. Шул арада читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесында китапханәчелеккә дә укып чыккан. Ул - үз районнарында мәктәпләр һәм китапханәләр арасында тыгыз элемтә булдырган, гаилә белән бергә укуны пропагандалаган кеше.

Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Сиринә Сәетгәрәева бу өлкәдә 31 ел хезмәт итә. Алабуга мәдәният-агарту училищесын, педагогика институтын тәмамлый. Сарман китапханәсенең үзенчәлеге шунда, анда туган якны өйрәнүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүгә, гаилә гореф-гадәтләрен торгызуга зур әһәмият бирелә. Сиринә ханым әйтүенчә, алар Сарман район үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һәрдаим аралашып тора. Алар арасында иҗатка маһир балалар да шактый. Нәкъ менә шул юнәлештәге "Өмет торнасы" проектын тәкъдим итте бәйгедә Сиринә Фәйзрахман кызы. Һәм әлеге проектны тормышка ашыру өчен алар җирле бай оешмаларның, мәсәлән, "Җәлилнефть" идарәсенең игътибарын җәлеп итүгә ирешкән.

Сиринә ханым китапханәдә төрле чаралар, викториналарны еш оештыра. Еш оештыруның үзенең сере, хикмәте бар икән. Андый чараларга килгән халык, гадәттә, китап алмыйча кайтып китми. Сиринә Сәетгәрәеваның Татарстан китап нәшри-ятендә чыккан "Татар халык әкиятләре" китабын тәкъдим итүе бар кешене гаҗәпкә калдырды. Аның курчаклар белән оста идарә итүенә, үтемле итеп сөйләвенә дә сокланмаслык түгел иде.

Бөгелмә үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Любовь Стакина да 28 ел буе яраткан һөнәре белән шөгыльләнә. Ул бигрәк тә төрле бәйрәмнәргә, кичәләргә әһәмият бирә. Оста тегүе, артистлык сәләте аны бу эштә алыштыргысыз итә, хәтта шәһәр күләмендәге чараларда да ул әле Кар кызы, әле Кыш бабай һәм башка әкият геройлары буларак чыгыш ясый.

Любовь Ефимовна китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни укучыларны зур кунакны каршылагандай каршылый. Бу көн аның хәтерендә якты истәлек булып гомер буе саклансын, дип тырыша. "Без бүген балаларны китап киштәләрен басып киткән, әдәби вәсәнгати кыйммәткә ия булмаган китаплардан сакларга тиешбез", -ди ул.

Түбән Кама шәһәренең 37 нче балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлназ Корма-шева китапханәдә әле 3 ел гына эшли. Ул социология һәм психология буенча югары педагогик белем алган. Аның китапханәче булып китүе очраклы хәл түгел, Гөлназ Нияз кызының әнисе гомере буе әлеге балалар китапханәсен җитәкләгән. "Китапханәче -күңелсез һәм кызыксыз, үзен җәмгыятькә кирәк түгел кеше, дип уйлап, үзен-үзе ашаучы, ярлылыктан интегүче, тормышка яраклашмаган бәхетсез кеше, дигән фикер дә яшәп килә, - ди Гөлназ. - Әлеге стереотип бик күпләрнең баш миенә сеңәргә өлгергән. Әмма мин үземне күңелсез һәм үз эченә бикләнгән кеше, дип исәпләмим. Китапханәче - ул затлы-зыялы, кирәкле һөнәр. Аны бик тыныч һөнәр дип тә әйтеп булмый. Чөнки бер минут та буш вакыт юк. Китап алырга килгән балалар, киң җәмәгатьчелек, мәктәпләр, балалар бакчалары, ишегалды клублары белән очрашулар, диспутлар -һәммәсенә җитешергә кирәк».

Гөлназ Кормашева безне хыялындагы заманча китапханә проекты белән таныштырды. Күпкатлы, тавыш кертми торган диварлы, автоматлаштырылган китап эзләү системасы, матур һәм уңайлы, тиешенчә яктыртыла торган заллары, китап саклау бүлмәләре булган бу китапханәнең тормышка ашуына чын күңеленнән ышана Гөлназ. Мондый фидакяр китапханәчеләр булганда "акыл мәгарәләре"нең киләчәге өметле булыр, иншалла.

Иң яхшы китапханәчеләр арасыннан да иң алдынгыларны сайлап алу жюригә бер дә җиңел булмады. Чөнки «Супер Профи» бәйгесендә катнашучы конкурсантларның берсе икенчесенә алыштыргысыз иде. Нәтиҗәдә исә 1 нче урынга Зөлфия Сәлахова, 2 нче урынга Сиринә Сәетгәрәева, ә 3 нче урынга Гөлназ Кормашева лаек дип табылды.

"Мондый бәйгеләрнең максаты - иң беренче чиратта, китапханәче эшенең абруен күтәрү, - ди Республика балалар китапханәсе директоры Разия Сираева. - Чөнки бүгенге көндә күп китапханәләргә игътибар җитеп бетми. Балалар китапханәләре дә искәрмә түгел. Республикабызда күп китапханәләр бик кечкенә, фондлар өчен тиешле мәйдан юк, укучылар белән эшләү, аралашу өчен урыннар җитеп бетми. Бигрәк тә Биектау, Кайбыч, Минзәлә, Теләче, Түбән Камадагы Үзәк балалар китапханәләренең уку заллары нормадан кечкенә. Республикада һәр дүрт балалар китапханәсе ремонтка мохтаҗ. Андагы җиһазлар да 30-40 ел яңартылмаган. Китапханәләрдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлыклар юк дәрәҗәсендә. Коляскада утыручы инвалидлар өчен пандуслар, начар ишетүчеләр өчен тавыш маякчыклары, махсус җиһазлар һәм башка күп җайланмалар юк. Китапханәләрне яңа китаплар белән тәэмин итү дә начарайды".

Әлеге бәйгеләр алга таба да үткәрелсен, китапханә һәм китапханәчеләргә дәүләтебез игътибарын арттырсын иде, дип телисе килә.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА

Прочитать о конкурсе еще здесь:

Арямнова В. Всю мудрость лучших книг отдать ребячьим душам //Республика Татарстан. 2011. 18 нояб. – С.1,2.

Нравится