“Хәзинә” клубының 2013 елда беренче очрашуы

Исергәп авыл китапханәсендә 17 гыйнвар көнне “Хәзинә” клубының 2013 елда беренче очрашуы узды. Кичә Илдар Юзеевның тууына 80 яшь тулуга багышланган иде. “Мәхәббәт китабы” дип исемләнгән кичәдә шагыйрьнең биографиясе белән таныштык.

Катнашучылар авторның тормыш һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. “Матурлык һәм батырлык җырчысы” исеме астында шигърият, драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге әсәрләренә күзәтү ясалды. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан