Кандызда Фәнис Яруллинны искә алу кичә «Халыкка багышланган гомер» - Вечер памяти Фаниса Яруллина «Жизнь, посвященная народу»

Создано 05.02.2013 04:00

31 гыйнвар көнне Татар Кандыз авыл китапханәсе мәктәп белән бергәләп якташыбыз халык шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 75 ел уңаенна багышланган «Халыкка багышланган гомер» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Сценарийны китапханәче Сиринә Вагизова белән татар теле укытучысы Зөхрә Миңнехановна Гиззатуллина төзеде.

 

Кичәдә 6 нчы сыйныф укучылары шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, аның сүзенә язылган җырлар башкардылар.

«Язмышларга буйсынмас җан» исемле китап күргәмәсенә С.Вагизова күзәтү ясады, үзенең Фәнис ага белән очрашу турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

 

*****

 

31 января Тат-Кандызская сельская библиотека совместно со школой провела литературно-музыкальный вечер «Халыкка багышланган гомер» - «Жизнь, посвященная народу», посвященный 75-летию со дня рождения земляка, народного поэта РТ, прозаика и драматурга Фаниса Яруллина. Сценарий вечера был составлен библиотекарем Тат-Кандызской библиотеки и учителем татарского языка Зухрой Гиззатуллиной.

 

На вечере ученики 6 класса рассказывали о жизни и творчестве поэта, читали его стихи, исполняли песни написанные на его слова.

Ведущий библиотекарь С.Вагизова провела обзор книжной выставки ««Язмышларга буйсынмас җан» - «Наперекор судьбе», поделилась воспоминаниями о встрече с Фанисом абый.

Нравится