Баулы җирлеге шагыйрәсе Хәмидә Идиатуллинаның “Яшьлегем кайтавазы” китабын тәкъдир итү кичәсе * Презентация сборника стихов местной поэтессы Хамиды Идиятуллиной

Создано 01.04.2013 04:00

28 марта в Центральной библиотеке состаялась презентация нового сборника стихов Хамиды Идиятуллиной. На вечер поздравить автора пришли её родные, друзья, коллеги, ученики.

28 март көнне 14.00 сәгатьтә Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Баулы җирлеге шагыйрәсе Хәмидә Идиатуллинаның “Яшьлегем кайтавазы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәгә Хәмидә Идиатуллинаны хөрмәт итеп, аны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары килделәр.

Авторны котларга районыбызның күп кенә зыялы кешеләре килде: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар Баулы муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасын җитәкләгән Сәгъдия Кәшфи кызы Васикова, Бөтен дөнья татар конгресы башкарма комитетының җирле оешма җитәкчесе Рәзинә Заһир кызы Шараева, Хәмидә апага китабын чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Баулы Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Муртазина Һәҗәрия Гата кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы татар халык драма театры режисеры Миргалиян Миргазиян улы Фәхриев авторның “Ялгыз карчык”, “Зарланма”шигырьләрен сөйләп китте. Кичә барышында авторның күп кенә башка шигырьләре дә укылды. Кичә җыр-музыка белән уралып барды.

Хәмидә апаның күп кенә шигырьләрен композиторлар һәм үзешчәннәр көйгә салганнар. Гимназия укучылары автор сүзләренә язылган “Туган як”җырын башкардылар. Җырга көйне Фәридә Солтанова язган. “Зифа каен” татар халык җыр ансамбле кызлары үзләренең җырлары белән кичәгә ямь өстәделәр. Кичә азагында Хәмидә апа үзенең берничә шигырен укып китте. Үзен хөрмәт итеп килгән барлык тамашачыга , аларның теләкләренә зур рәхмәтен белдерде.

Нравится