Татар Тумбарлысында “Кошлар көнне” узды * “День птиц” в Тат-Тумбарлах

Создано 04.04.2013 04:00

1 нче апрель көнне Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Китапханәгә 2, 3, 4нче сыйныф укчылары чакырылган иде. Бәйрәм конкурс рәвешендә узды. 3 команда (“Карга”, “Тукран”,”Үрдәк”) укучылары үз – ара көч сынаштылар.Табышмакларга җавап бирделәр,буталган хәрефләрдән кош исемнәрен яздылар, мәкальләрне дәвам иттеләр. ”Ике карга”, “Кем тизрәк?” хәрәкәтле уеннарында бик җитез булдылар.

Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира Хакимовна “Табигать яшәү чыганагы” - дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәъглүмәтләр белделәр. Табигать турындагы китапларның исемлекләре белән таныштылар. Бәйрәм ахрында конкурста катнашкан укучыларга бүләкләр бирелде, бергәләп чәй эчү оештырылды. Киенеп кайтырга чыккач, укучылар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элделәр.

Нравится