Г. Тукай атналыгы. “Ак кәгазъдә күңел нурлары “шигрият кичә

С 22 апреля в Городской библиотеке №1 проходит Неделя Тукая. В библиотеке проводятся громкие чтения для мальньких читателей, путешествие по сказкам Тукая (“Серле әкият дөньясында”). А 24 апреля был проведен музыкалҗный вечер поэзии “Ак кәгазъдә күңел нурлары“.

22 апрельдән 1 номерлы шәһәр китапханәсендә Габдулла Тукайга багышланган атналык бара. Г.Тукай атналыгы кысаларында китапханәдә Г. Тукайның кечкенәләргә язган әсәрләрен кычкырып укулар, “Серле әкият дөньясында” әкиятләр буенча сәяхәт кечкенә укучыларның күңелендә тирән эз калдырдылар.

Шулай ук 24 апрельдә Г. Тукай атналыгы кысаларында “Ак кәгазъдә күңел нурлары“ диеп аталган әдәби-музыкаль шигрият кичәсе үтте. Кичә Г. Тукайның “Шагыйрь” дигән шигыре белән башланып китте. Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә,кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Баулы шәһәренең шагыйрьләренең иҗаты белән китап укучыларын таныштыру максаты белән оештырылган шигрият кичәсенә шагыйрьләр Сәгыйт Әхмәтҗанов, Хәмидә Идиятуллина, Алсу Васыйкова килгәннәр иде. Алып баручы В. Гафиятова шагыйрьләребез С. Әхмәтҗанов, Х. Идиятуллина, А. Васыйкова, М. Нәҗипова, К. Әхмәдиева турында сөйләде, иҗатлары белән таныштырды, укучылар тарафыннан шигырьләре укылды. Килгән кунакларның да шигырь яратучы дусларына әйтер сүзләре күп булды.

Кичә барышында күп кенә шигырьләр укылды, М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары :С. Әхмәтҗанова, Г. Абдуллина һәм З. Муллаянов тарафыннан башкарылган Сәгыйт һәм Рәшит . Әхмәтҗановлар , А. Юнысова сүзләренә язылган җырлар яңгырады. С. Әхмәтҗановның Г. Тукайның “Туган авылым” җырын тамашачылар басып алкышладылар. Кичә Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм килгән кунакларда бик җылы хәтирәләр калдырды.

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан