Әмирхан Еники. “Матурлык”. Китап укучылар конференциясе * Читательская конференция в Городской библиотеке №1 по произведению Амирхана Еники

Создано 04.05.2013 04:00

29 апрельдә, беренче номерлы шәһәр китапханәсендә Әмирхан Еникиның “Матурлык” хикәясе буенча китап укучылар конференциясе булып узды. Конференция беренче номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучылары белән әзерләнде һәм 6-7 класс укучылары чакырылды. Конференциянең максаты кеше күңеленең һәм табигать матурлыгын күрә белергә һәм укучыларда ата-анага миһербанлылык тәрбияләү.

Конференциядә:

1. Татар халык язучысы Әмирхан Еники- тормыш һәм иҗат юлы.

2. Әмирхан Еникиның “Матурлык”хикәясе. Хикәядә нинди матурлык турында сүз бара? Ни өчен хикәя алай аталган?

а) Матурлык турында сөйләшү.

б) Бадретдиннның күңел матурлыгы.

в) Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы. -дигән сораулар куелган иде.

Татар халык язучысы Әмирхан Еникиның тормыш һәм иҗат юлын В.Г. Гафиятова ачты һәм “Сүзем белән бизәк ясыйм“ дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Конференция барышында сүз матурлык турында барды. Кеше һәм табигать матурлыгы, ана белән бала мөнәсәбәтенең матурлыгы, аналар турында җырлар , шигыйрьләр яңгырады. Конференция барышында Ә. Еникига багышланган һәм күңел матурлыгына, ата- ананы зурлау турында халык әйтемнәре язылган слайдлар күрсәтелеп барылды. Слайдлар С. И. Габдуллина тарафыннан әзерләнде. Конференция балалар күңелендә тирән эчтәлеге белән хәтердә калды.

Нравится