Тат-Томбарлы авыл китапханәсендә Китапханә көне

Создано 03.06.2013 04:00

26 май көнне Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә "Китапханә-могҗизалар иле", дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар китапханәче вазыйфалары белән таныштылар. Китапханә турында үз фикерләрен белдерделәр, үзләре күз алдына китергән китапханәне рәсемдә ясап күрсәттеләр. Чара викторина белән дәвам итте. "Китапны кем тизрәк таба" уенында да балалар зирәк булуларын, китапларның кайда урнашуларын белүләрен күрсәттеләр.

Нравится