"Көзге матур бер көндә": Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен чара

25 октября в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке прошло мероприятие для детей "В один прекрасный осенний день" ("Көзге матур бер көндә").

25 октябрь көнне Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә "Көзге матур бер көндә" дип исемләнгән чара узды.


Китапханәдә бу темага күргәзмә ясалды. "Миләүшә"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Руфина Файзуллина белән, китап укучыларга үзләренең "көзге бал" бәйрәменә әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Аларның матур җырлары, биюләре бәйрәмне тагы да бизәде. Чарага һәркем үзенең "көз күчтәнәче" белән килгән иде.
Күчтәнәчләрдән авыз итеп, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Һәрбер алып килгән әйбер турында
фикер алышу булды, нәрсәдән, ничек әзерләнгән,нинди витаминнарга бай, һ.б.

kozge13-02

 

kozge13-03

 

kozge13-04

 

kozge13-05

 

kozge13-06

 

kozge13-07

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан