“Җылы куллы өлкәннәр”

1 октября в Международный день пожылых людей в Городской библиотеке (филиал №1) прошел литературно-музыкальный вечер для библиотекарей-ветеранов, членов клуба “Здравушка”, пожилых читателей.

1 нче октябрь – Өлкәннәр коне, шул уңайдан, беренче шәһәр китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Картаймасын әле безнең йөрәкләр” исемле әдәби-музыкаль кичә үздырылды. Кичәгә кунакка шәһәр китапханәләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран китапханәчеләр, ”Здравушка” клубы әгъзәләре һәм китап укучы өлкәннәр чакырылды.


Зал бәйрәмчә бизәлгән, стенадагы телевизорда кичә барышында  слайдлар күрсәтелеп барды. Кичәне алып бардылар китапхәнәбезнең эшчеләре Гүзәл Вәлитова һәм Сәльвә Гәбдуллина. Бәйрәм кичәсе ике телдә уздырылды. Өлкәннәрне котлау сүзе-  Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре- Сагдия Кашвиевна Васиковага бирелде.

Шулай ук, өлкәннәребезне котларга, районыбызның Муса Җәлил исемендәге мәданият йортында эшләүче артистлар да чакырылды, баянчы һәм солист Зайтун  Муллаянов, жырчылар Саҗида Әхмәтҗанова, Руслан Саитов, Раиль Низамов бәйрәм кичәбезне бик жылытып жибәрделәр; 1мәктәп укучысы Гүзәл Әхмәтова синетезаторда бик матур көй уйнады, 4 санлы Гимназия укучысы Рәлинә Вәлитованын шигырь сөйләүен дә кунакларыбыз бик нык ошаттылар. Кичә барышында бик күп җылы сүзләр, теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады. “Нурлы булсын күңел көзләрегез “дип исемләнгән китап һәм “Дары природы” дип исемләнгән, бакча җимешләре күргәзмәсе оештырылды.

Шулай ук бәйрәм кичәсендә торле уеннар һәм әбиләр турында, шаян сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелде.

Кичәнең азагында кунакларыбыз, тәмле пешерелгән камыр ризыклары һәм чай белә сыйландылар.

День пожилых

День пожилых

День пожилых

День пожилых

День пожилых

День пожилых

День пожилых

olkannar08

День пожилых

День пожилых

День пожилых

День пожилых

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан