“Илһам” әдәби берләшмәсенең беренче очрашуы * Первая встреча литературного объединения “Ильхам”

Создано 17.10.2014 16:38

“Каләмемне алам кулыма,
Сәфәр кылам шигырь юлына,
Агыла да хисләр агыла,
Күңел кылларыма кагыла”.
          Идиятуллина Хәмидә.

16 октябрь көнне Баулы үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә һәвәскәр язучыларыбызның һәм шагырьләребезнең иҗатын халыкка җиткерү максатыннан “Илһам” әдәби берләшмәсенең беренче очрашуы булып узды. Очрашуда туган төбәгебездә яшәп, татар телендә иҗат итүче шигъри җанлы кешеләр катнашты.

16 октября в Бавлинской Центральной библиотеке в отделе национальной литературы и искусства состоялась первая встреча литературного объединения “Ильхам”, цель которого донести до читателей творчество местных писателей и поэтов. На встречу собрались бавлинцы с поэтической организацией души, которые творят на татарском языке.

Һәвәскәрләребез арасында төрле яшьтәге, төрле хезмәт ияләре: нефтьче, укытучы, тәрбияче,мәдәният һәм башка хезмәт ияләре дә бар. Аларның барысын да туган җиргә, туган илгә булган мәхәббәт хисләре, әдәбият,сәнгатьне ярату, матурлыкка, гүзәллеккә омтылыш берләштерә. Иҗат сөючеләребез үзләренең тормыш тәҗрибәләрен, кайгы-шатлыкларын, уй- фикерләрен күңел дәфтәрләренә туплап барганнар һәм шушы очрашуда Сәгыйт Әхмәтҗанов, Нурия Низамова, Алсу Васикова үз шигырьләрен бик рәхәтләнеп укып күрсәттеләр, иҗат җимешләре белән уртаклаштылар.

“Илһам” әдәби берләшмәсенә даими җыелышып шигырьләр уку, әдәби камиллек мәсьәләләре турында сөйләшү,мәктәпләрдә укучы яшьләр белән әдәби очрашуларда катнашу- болар барысы да төбәктәге әдәби хәрәкәтне җанландыруда, яшьләрне иҗатка җәлеп итүдә олы бер адым булып торыр.

ilham-01

 

ilham-02

 

ilham-03

Нравится