Томбарлыда "Әкият дөньясында" клубы авылдашларына тамаша күрсәтте * Представление "В гостях у сказки" в Тумбарлах

Создано 07.11.2014 10:34

5 ноября в сельском Доме культуры прошло представление для детей "В гостях у сказки", подготовленное членами клуба "В мире сказок" при сельской библиотеке. 

5 ноябрь көнне Томбарлы авыл мәдәният йорты сәхнәсендә балалар өчен "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән тамаша күрсәтелде. Тамашаны китапханәдә эшләп килүче "Әкият дөньясында" клубына йөрүче балалар әзерләде. 

Сәхнә матур итеп бизәлде, алдан ук белдерү язып эленде. Тамашаны карарга балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары, каникулга авылга кайткан кунак кызлары һәм малайлары килде. Балаларга Г.Тукайның "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләре ,татар халык әкияте "Өч кыз", болгар халык әкияте "Хәйләкәр төлке" һәм Һ.Такташның "Тәүфыйклы песи" әкиятләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Костюмнар киеп, әкият герое кыяфәте алган артистларның чыгышы балаларга бик ошады. Каникулда балаларга күңелле ял оештырган өчен, кечкенә артистларга авыл башлыгы Әдибә Мөдәрисовна үзенең рәхмәтен белдерде.

Балаларның күңел ачуы, балалар өчен оештырылган дискотекада дәвам итте Күп кенә балалар китапханәгә кереп, каникулда укырга әдәби китаплар алдылар. Күңелле ял итеп, яхшы кәеф белән балалар өйләргә таралыштылар. 

Томбарлы авыл китапханә мөдире: Эльвира Хакимовна.

 

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

 akiyatlar

akiyatlar

akiyatlar-22

akiyatlar

akiyatlar

akiyatlar

akiyatlar

akiyatlar

akiyatlar

Нравится