“Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы

Создано 15.11.2014 12:26
Автор: Simakova Guliya

13 ноябрь көнне “Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы булды. Берләшмәсенең җитәкчесе итеп бер тавыштан милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Гөлия Шәмсетдинова, урынбасары итеп китапханәче Рәмзия Шәрипҗанова сайланды. “Мой город Бавлы” газетасы мөхәррире Сәгыйть Әхмәтҗанов берләшмәдәге беркемнең дә шигырьләре, мәкаләләре килмәвен әйтеп үтте. Берләшмә әгъзалары киләчәктә газетаны шефлыкка алырга дип нәтиҗә ясадылар. Газетаның соңгы номерында басылган яшь шагыйрә Зөһрә Сәхипгәрәеваның шигырьлренә анализ ясалды.

 

Гөлия Шәмсетдинова һәм Фикия Садыйкова 24 октябрьда Казанда Татарстан Язучылар берлегендә узган семинар турында сөйләп киттеләр. Семинарда Бөгелмәдән Флера Валиевна Шарипованың чыгышы бик ошавын һәм алар белән һәрдаим очрашып, алар белән элемтәдә булырга кирәклеген әйттеләр. Сәгыйть Әхмәтҗанов матур шигырьләр язу өчен классикларыбызның шигырьләрен ешрак укырга кирәк диде. Аның “Баулы” шигырен анализладылар. Хәмидә Идиатуллина үзенең “Авыл җаны”, “Сүз көче” шигырьләрен укыды, проза әсәре белән таныштырып китте. Киләсе очрашуда Г.Тукай шигырьләрен анализлау планлаштырылды. Өйгә эш: Татар халык әкиятләрен шигырь юлларына салып килергә. Киләсе очрашу 11 декабрьга билгеләнде.

ilh 2

 

ilh 1

 

 

Нравится