Инвалидлар көненә багышланган чара

Создано 11.12.2014 10:49

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк,
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.

10 декабрь көнне Томбарлы авыл китапханәсендә физик яктан мөмкинчелекләре чикләнгән китап укучылар белән очрашу оештырылды.

10 декабря в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке прошла встреча с читателями с ограниченными возможностями.

Китапханәдә "Сезнең тормыш үзе батырлык"  һәм "Безнең куллар эш белә"дип исемләнгән күргәзмәләр ясалды. Кунаклар алдында авыл башлыгы Әдибә Мөдәрис кызы чыгыш ясады. Китапханә мөдире Эльвира Хакимовна китап укчыларга китапханә тормышында актив катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерде, шигырьләр укыды, матур теләкләр теләде. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

 dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

dekabr

 

Нравится