“Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттыгы утырышы

11 декабрь көнне “Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы булып узды. План буенча бу очрашуда бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен уку һәм анализлау иде. 

11 декабря в Центральной библиотеке сосотоялось очередное занятие творческого объединения “Илһам”. Занятие, как было и запланировано, было посвящено чтению и анализу стихов великого татарского поэат Габдуллы Тукая. Следующее занятие запланировано на 17 января, экскурсия в дом-музей Фаниса Яруллина.

Фикия Садыкова шагыйрьнең бай иҗат мирасы, “Туган тел” шигыренең зур әһәмияткә ия булуын,  үзенең иҗат җимеше - “Шигырь язам” һәм “Кыш” дип исемләнгән шигырьләре белән таныштырып үтте.

Мәкмүнә Нәҗипова татар халкының мәшһүр шәхесе Г.Тукайның бүгенге көндә дә милли әдәбиятыбызның алгы сафларында баруын,  замана тудырган,  халкыбызны борчыган сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табуыбызны, татар милләтен, татар телен саклап калу өчен аның мирасын, рухын саклау кирәклеген әйтеп узды, бөек шагыйребезгә багышланган шигырен укыды.

Алсу Васикова үткән әниләр бәйрәме белән барыбызны да котлап, әнкәсенә багышланган шигыре белән шулай ук “Балама”, ”Бу тормышта кемгә нәрсә җитми” дип исемләнгән шигырьләрен укып, хис-тойгыларын уртаклашты. Г.Тукайның “Сарык белән кәҗә” хикәясе буенча язылган, әлеге заманга яраклаштырып язылган  кызыклы, эчтәлекле әкияте белән таныштырды.

Нурия Низамова бөек шагыйребезнең  “Шүрәле”, “Су анасы”, ”Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк” әкиятләрен берләштереп, үзенчә заманчалаштырып, андагы вакыйгаларны шигъри юлларга әверелдергән. 

“Уйнап кына башлаган эш
Кәсеп булып калмасын,
Яшли баланы өйрәтик
Начар эшләр кылмасын”- диеп төгәлләде ул үзенең әкиятен.

Киләсе очрашу 17 январьгә билгеләнеп, Ф.Яруллинның музеена экскурсия оештыру планлаштырылды.

ilham decabr

 

ilham decabr

 

ilham decabr 03

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан