Татар Томбарлы авыл китапханәсендә студентлар көне * День студента в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке

Создано 28.01.2014 05:19
Автор: Abdullina Farida

25 январь көнне Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә (мөдире Әхмәтҗанова Эльвира Хакимовна) студентлар белән очрашу  кичәсе үткәрелде.
25 января в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке (зав.Ахметзянова Эльвира Хакимовна) прошла встреча со студентами.


Кичә өстәл артында әңгәмә рәвешендә узды. Бүгенге студент нинди булырга тиеш дигән сорауга, төрле кызыклы җаваплар булды. Студентлар үзләре укый торган уку йортлары, көндәлек студент тормышлары турында сөйләделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр, мәктәпнең кадерен белеп,тырышып укырга кирәк икәнен, читкә укырга киткәч аңлаганнарын әйттеләр. Кичә бергәләп чәй эчү белән дәвам итте. Китапханә мөдире Эльвира Хакимовна кичәдә катнашкан студентларга календарьлар бүләк итте.Студентлар көне мәдәният йортында бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте.

Встреча прошла в форме беседы за столом. На вопрос, каким должен быть сегодняшний студент, было много интересных ответов. Студенты рассказали о вузах, в которых учатся, о своей студенческой жизни. Учащимся выпускных классов дали свои советы, дорожить своей школой, стараться учиться как можно хорошо. Это многие поняли, только уехав далеко из дома. Зав.библиотекой Эльвира Хакимова подарила студентам участвовавшим на встрече подарила календари. День студента продолжился на праздничной дискотеке в сельском ДК.

denstudenta-01

denstudenta-02

denstudenta-03

Нравится