Информационно познавательный час * «И газиз туган телем» * Мәгълүмәти-танып белү сәгате

4 марта в отделе национальной литературы и искуства провели  информационно познавательный час «И газиз туган телем». На мероприятие пригласили учащихся 5-го класса  городской школы №7.
4 март көнне милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “И газиз туган телем” дип исемләнгән мәгълүмәти-танып белү сәгате узды. Чарада Баулы шәһәренең 7 нче номерлы урта мәктәбенең 5 нче класс укучылары катнашты.

 В начале мероприятия зав. отделом Гулия Завдатовна Шамсутдинова познакомила ребят с отделом, провела обзор книжным выставкам «Шушы яктан шушы туфрактан без» (посвященный поэтам и писателям землякам), “Якутлар табыладыр вакыт белән” (посвященный поэтам и писателям-классикам татарской литературы). Затем преподаватель татарского языка Роза Ядкаровна Абдрахманова провела урок татарского языка “И газиз туган телем”. Она познакомила ребят со словарями, энциклопедиями и справочниками, объяснила как пользоваться ими. Используя их ребята выполняли разные задания.

Шамсутдинова Гулия Завдатовна, зав.отделом национальной литературы и искусства Центральной библиотеки МБУ ЦБС.


Бүлек мөдире Шәмсетдинова Гөлия Җәүдәт кызы балаларга якташ язучыларның, шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Шушы яктан шушы туфрактан без”, татар әдәбиятының классик язучылары, шагыйрьләренең әсәрләрен үз эченә алган “Якутлар табыладыр вакыт белән”дип исемләнгән китап күргәзмәләренә күзәтү ясады.
Татар теле укытучысы Абдрахманова Роза Ядкарь кызы балаларны милли бүлектә булган барлык сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр белән таныштырды, аларны куллану ысулларын аңлатты. Балалар танышкан сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләрне кулланып татар теленнән төрле күнегүләр эшләделәр. Чарада барлыгы 8 кеше катнашты , 4 кеше язылды, 11 китап бирелде.

Милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Шәмсетдинова Гөлия Җәүдәт кызы.

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан