Тематичекий вечер, занятие клуба «Добрый вечер» «Кич утыру»

Создано 07.03.2014 00:00

5 марта 2014 года Библиотека семейного чтения в рамках Года культуры провела мероприятие “Кич утыру” (поседелки) в целях пропаганды обычаев татарского народа.
“Кич утыру” йоласы – көзге эшләр беткәч, озын кыш кичләрендә кул эшләрен эшләп кич утыру.
Бишенче март көнендә китапханәнең “Хәерле кич” клуб әгъзәләре белән татар халкының онытылып беткән көнкүреш йоласы “Кич утыруны” искә төшердек.

 

Бу йоланы безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез ничек үткәргәннәр, шулай итеп кичәне башдкардык. Кичәдә бәетләр укыдык,“Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”, “Ватык телефон” һәм башка уеннарын уйнадык. Кичәгә килгән кунаклар бала-чакта, яшь вакытта күргән, белгән йолаларны искә төшерделәр, ярыша-ярыша мәзәкләр сөйләделәр. Клуб әгъзәләре үз кул эшләрен дә алып килделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Китапханә мөдире Дөлкәрнаева М.Г. “Халкымның рухи хәзинәләре” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Кичәне, үзләре алып килгән күчтәнәчләре белән чәй табыны артында, зур кәнәгатьләнү белән, тәмамладык.
Мәдәният елы уңаеннан үткәрелгән бу кичә, татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолаларының бай мирасы белән таныштыру булды.
Кичәне китапханә мөдире Дөлкәрнаева М.Г. һәм библиотекарь Батталова Р.Л. үткәрделәр.

kichutyry-02

 

kichutyry-03

 

kichutyry-04

 

kichutyry-05

 

kichutyry-06

 

kichutyry-07

 

kichutyry-08

 

kichutyry-01

Нравится