"Кошлар - яшеллек сакчылары": экологик дәрес

Создано 06.04.2014 16:44
Автор: Abdullina Farida

5 апреля в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке для учащихся 2-3 классов состоялся экологический урок "Птицы - друзья зеленой природы", посвященный Дню птиц.

5нче апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән  кошлар көненә багышланган экологик дәрес уздырылды.

"Кошлар - яшеллек сакчылары" дип исемләнгән чараның максаты: укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Дәрестә баларга Л.Толстойның "Кошчык" дигән хикәясе укылды. Хикәя буенча сорулар бирелде, балалар үз фикерләрен әйттеләр, геройның яхшы һәм начар сыйфатларын бәяләделәр. Чарада шулай ук уеннар үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Җитез, һәм актив  җавап бирүчеләргә конфетлар бирелде.

Чарада 11 бала һәм аларның укытучылары Ситдикова Рәшидә катнашты.Барлыгы 23 китап бирелде.

Әхмәтҗанова Эльвира, Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә мөдире.

Нравится