Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә Тукай атналыгы * Неделя Тукая проходит в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке

В рамках Недели Тукая в Тат-Тумбарлинской сельской библиотеке прошло мероприятие для дошкольников “Путешествие в страну Тукая”.

Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан Тукай атналыгы бара. Менә йөз елдан артык сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, күбесен яттан белә.Тукайның китаплары безне матурлыкка,яхшылыкка өйрәтә,шәфкатьле,гадел,кыю булырга өнди. Балалар Г.Тукайның әкиятләрен яратып укыйлар,үзләре дә әкиятләр күрсәтәләр. 23нче апрель көнне китапханәдә "Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәгә килгән "Миләүшә" балалар бакчасы балаларын Шүрәле (Ахметзянова Эльвира) каршы алды һәм аларны үзе белән Тукай иленә сәяхәтткә алып китте.

Балалар шүрәленең сорауларына җавап бирделәр, рәсемдә яшерелгән әкият геройларын таптылар, әкиятәрне дәвам иттеләр. Дөрес җавап биргән балаларга шүрәле үзенең урманынан җыеп алган тәмле гөмбәләр таратты. Г.Тукайга багышлап ясалган күргәзмәнең "Тукай нәни дусларга" дигән бүлегендәге китапларга күзәтү оештырылды. Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" (бала - Гайнаншина Милена, күбәләк - Ахметзянова Индира), "Кызыклы шәкерт" ( шәкерт - Миназов Вилдан,мәэмай - Шаймарданов Ильмир) шигырьләрен рольләргә бүлеп,яттан сөйләделәр. Сәяхәт Г.Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасы буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.

Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира.  

tukaiile 

tukaiile 

tukaiile 

tukaiile 

tukaiile 

tukaiile 

tukaiile 

tukaiile 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан