“Хәзинә” клубының чираттагы утырышы Г.Тукай туган көнгә багышланды

24 апреля в Исергаповской сельской библиотеке прошло очередное занятие клуба "Хазина", посвященное дню рождению Габдуллы Тукая.

Исергәп авыл китапханәсендә 24 апрель көнне “Хәзинә” клубының чираттагы утырышы Г.Тукай туган көнгә багышланды. Китапханәче Юсупова М. бөек әдипнең тормыш юлына тукталып китте, язучының иҗатына багышланган яңа китапларга күзәтү ясады. Катнашучылар викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.

Викторина биш турдан торды. Беренчесе “Тукай үткән юл” дип атала (Тукайның тормыш юлына бәйле сораулар), икенче тур- “Иҗат җимешләре”- әсәрләре буенча әзергән сорауларга җавап бирделәр. Өченче тур-“Әсәрне танып бел!”- укылган өзектән әсәрнең исемен атарга тиеш иделәр. Дүртенче тур- “дәвам ит!” дип атала, укылган өзекне дәвам итәргә кирәк булды. Бишенчесе – Г.Тукайның мәсәлләре буенча сораулар. Кичә чәй табыны белән төгәлләнде.

hazina tukai1

 

hazina tukai2

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан