Литературно-музыкальный вечер * “Онытырга мөмкин түгел” * Әдәби-музыкаль кичә

29 апреля в отделе национальной литературы и искусства ЦБ провели литературно-музыкальный вечер “Онытырга мөмкин түгел”. На вечер были приглашены участники Великой Отечественной войны и тыла, дети войны. В честь ветеранов при участии библиотекарей и работников дома культуры им. М. Джалиля провучали песни и стихи. Мероприятие прошло очень интересно. Гости поблагодарили всех за хорошо организованный вечер.

Якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 29 апрель көнне Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сугышның бөтен газап-михнәтен кичергән ветераннарны, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан “Онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. 

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Быел сугыш беткәнгә инде 69 ел тулса да, сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар әле һаман үзен сиздерә. Ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

1941 елның 22 июнь таңында канга туймас фашист илбасарлары илебез чиген бозып, авылларны, шәһәрләрне утка тоттылар. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланды. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде. 

Бик күп афәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. Алар исән-сау әйләнеп кайтыгыз дип, үзләренең кадерле улларын-кызларын озатып калдылар. Үгет-нәсихатнең, амәнәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булды олы юл. Бер кайтмасак бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме якташларыбыз туган туфракларын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Алар чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калдылар.

Авылларда картлар, хатын-кызлар һәм бала-чагалар гына торып калды. Ирләре, уллары, туганнары сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткәндә, алар үзләрен аямыйча эшләделәр. Олаулары-олаулары белән фронтка икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар.

Авылда ир-ат калмаса да дөньяны алып барырга кирәк иде, Халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмадылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр.

Бөтен физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара печәтле кәгазьләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калдылар. Ләкин алар сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар. Тизрәк җиңү килсен дигән теләк аларны тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде 

Бүгенге көндә безнең арада бала чаклары сугыш елларына туры килгән, хәзер инде үзләре олы яшьтәге апалар, абыйлар гомер кичерә. 

Якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 29 апрель көнне Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сугышның бөтен газап-михнәтен кичергән ветераннарны, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан “Онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. 

Кичә уздырылган залның ямьле һәм оста бизәлеше кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына “Ул көннәрнең даны онытылмас гомер-гомергә”дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәм кичәсен милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Гөлия Шәмсетдинова ачты һәм ветераннарны якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. 

Бәйрәмнең башында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып, та инде безнең арабыздан киткән якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. 

Кичәне китапханәчеләр Зөһрә Мингалимова һәм Рәмзия Шәрипҗанова алып барды. Кичә барышында сугыш темасына, сугыш чоры кешеләренең фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары башкаруындагы җырлар белән уралып барды. 

Бәйрәм кичәсе ветераннар күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар кичә оештырган китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп саубуллаштылар.

Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. 1945 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

Тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге  мөдире Гөлия Шәмсетдинова.

jiny konena JK

 

jiny konena JK

 

jiny konena JK-03

jiny kenena JK

 

jiny kenena JK

 

 jiny konena JK-04

 jiny kenena JK

jiny konena JK-05

jiny kenena JK

jiny kenena JK

jiny kenena JK

jiny kenena JK

jiny kenena JK

jiny konena JK-06

 

jiny kenena JK-10

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан