Татар Томбарлы авылы китапханәсендә "Китаплар хастәханәсе"
- Подробности
- Создано 26.03.2015 10:45
Татар Томбарлы авыл китапханәсенең балалар почмагында "Китаплар хастәханәсе" барлыкка килде. Каникул көннәрендә китапханәгә килгән балалар бик теләп авыру китапларны дәваладылар. 25 нче март көнне китапханәгә килгән 2 нче сыйныф укчылары да үзләре яратып укый торган китапларны дәваладылар. Китапханә хастәханәсендә китап докторы булу аларга бик ошады.
Китапларга сакчыл караш, пөхтәлек, җаваплылык тәрбияләү максатыннан, Эльвира Хәкимовна укучыларга китаплар да иъгтибарга, тәрбиягә мохтаҗ икәнен аңлатты, китапны яратырга, саклап һәм кадерләп тотарга киңәш бирде. Чарада 6 укчы катнашты, 8 китап бирелде.
Китапханә мөдире: Эльвира Хәкимовна.