Сугыш чоры балалары белән очрашу

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Ел башыннан китапханәдә "Бөек Җиңүгә-70 ел" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Укучылар өчен "Балаларга сугыш турында" дип исемләнгән китаплар исемлеге булдырылды.

Альбомнар яңартыла, яңа папкалар ясала. Балалар китапханәдә үткәрелә торган "Сугыш хатирәләре"  конкурсына рәсемнәр ясап китерәләр. Сугыш ветераннары турында мәгълүмәт җыю эше дәвам итә, аларның балалары, туганнары белән очрашулар, әңгәмәләр оештырыла.

27 нче март көнне китапханәдә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде.

4 сыйныф укучылары, авылыбызның хөрмәтле кешеләре - Ирек һәм Гөлсылу Сафиннар һәм Гамир Юзаев белән очраштылар. Аларга сугыш башланганда 8-10 яшь булган. Кунаклар укучыларга сугыш елларына туры килгән бала чаклары турында бик тасвирлап сөйләделәр. Ирек абый түшендәге медальләрнең тарихын балаларга  күз яшләре аша сөйләде. Чара барышында "1941-1945 елгы сугыш чоры балалары" дигән презентация дә күрсәтелде. 

Очрашу чәй эчү, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Чарада 10 кеше катнашты, 7китап бирелде.

Китапханә мөдире: Эльвира Хәкимовна.

sugyshbalalary8

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан