Татар Томбарлы авылында "Зирәк гаилә" конкурсы Тукай көненә багышлан иде

26 нче апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Зирәк гаилә" конкурсы үткәрелде. Конкурста ике команда: Галиевлар һәм Шангараевлар гаиләләре катнашты. Конкурс сораулары Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына бәйле иде. Китапханәдә бөек шагыйребез Тукайның туган көн уңаеннан "Тукай - шигьри кыябыз, тормышта рухи кыйбылабыз" дип исемләнгән  күргәзмә ясалды. Чара башында китапханә мөдире Эльвира Хәкимовна кунакларны кыскача гына Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, шагыйрьнең китапларына күзәтү ясады.

Конкурста катнашучылар беренче өлештә язучының тормыш юлы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. 

Икенчне өлештә шигьри табышмакларга җавап эзләделәр. 

Өченче өлешендә Г.Тукайның әкият исемнәрен иҗекләрдән төзеделәр.

Конкурсның соңгы өлешендә гаиләләр нинди дә булса әсәрне сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш булдылар. 

Балалар да, ата-аналар да югалып калмадылар, конкурста бик актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, ике бал аерма белән Галиевлар гаиләсе җиңүче булды. Эльвира Хәкимовна конкурста катнашучыларга рәхмәт әйтеп, ике командага да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Чара  Габдулла Тукайның  "Тылсымлы сәхифәләр" дискындагы мультфильмнар карау белән тәмамланды.

Чарада 7 кеше катнашты, 6 китап бирелде.

Әхмәтҗанова Эльвира Хәким кызы, китапханә мөдире.

zirakletukaily01

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily07

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily

zirakletukaily

 

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан