Сугыш ветераннары белән очрашу кичәсе

Создано 12.05.2015 14:41

8 май көнне Мортаза авылы китапханәсендә Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган “Җиңү язы, тере хәтер булып безнең йөрәкләрдә яшәсен” дигән очрашу кичәсе уздырылды.

Кичәгә тыл ветераннары Каримова Музаяна апа һәм Гараев Шайхнур абый килделәр. Алар килгән укучы балаларга үзләренең сугыш вакытында ниләр кичергәннәрен, авыр чакларында һәм кызык вакыйгаларында искә алып балаларга сөйләп күрсәтеләр.

Барлыгы - 17 кеше булды.

Ильзия Латыпова, Мортаза авылы китапханәчесе.

otrashy1

otrashy2

Нравится