Чистабикә һәм Шапшак малай чисталык дәресендә

25 нче октябрь көнне, Татар Томбарлы балалар бакчасында "Чисталык дәресе" үтте.

Чараны китапханә хезмәткәре Эльвира Хәкимовна оештырды һәм алып барды. Чистабикә (Регина Альфредовна - мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм Шапшак малай (Лолита Климина) чараның төп геройлары булдылар.Башта Эльвира Хәкимовна балаларны К.Чуковскийның "Мойдодыр" әкияте белән таныштырды. Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар бирде, балаларга китапның рәсемнәрен күрсәтте. Шулчак, рәсемдәге шапшак малай балалар янында пәйдә булды. Аның исеме дә Шапшак булып чыкты.Ул балаларны үзе яши торган шапшаклар иленә чакырды. Ә аның артыннан ук килгән Чистабикә ,киресенчә ,балаларны пөхтә, чиста булырга өндәде, чөнки шундый балалар гына сау-сәламәт була, аларны кешеләр дә ярата, хөрмәт итә-диде. Чистабикә белән балалар бергәлә, Шапшакка ярдәм итәргә булдылар. Эльвира Хәкимовна әйткән табышмакларның җавапларын "Серле тартма" дан табып алып Шапшакка бүләк иттеләр. Шапшак бүләкләргә бик сөенде, бүгеннән башлап тешләрен дә, бит-кулларын да юарга, балалар әйткән киңәшләргә дә колак салырга вәгдә бирде. Шулай итеп, шапшаклар иленнән килгән Шапшак Чистабикигә ияреп "Чисталык иленә" юл тотты. Балалар килгән кунаклардан бик канәгать калдылар. Чара балалар өчен күңелле дә, файдалы да булды.

chistalyk darese

chistalyk darese 02

chistalyk darese 03

 

chistalyk darese 05

chistalyk darese 06

chistalyk darese 07

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан