"Оста куллы балалар"
- Подробности
- Создано 10.11.2015 09:51
Каникул көннәрендә балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү, фантазияләрен үстерү, эстетик тәрбия бирү максатыннан, Татар Тумбарлы авылының китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльвира балаларга яңа шөгыль тәкдим итте: балалар тозлы камырдан төрле уенчыклар,сувенирлар ясап карадылар. Бу шөгыль балаларга бик ошады. Киләсе очрашуда алар әниләргә бүләк ясарга уйлыйлар.