Сабантуе турында шигырьләр*Стихи О Сабантуе

Создано 29.01.2014 13:59

 Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә,

Килегез, дуслар, куннака,

Сабантуй бүген бездә!

Бие, Җырла, көрәш, Татар иле, Милли бәйрәм бүген - Сабан туе!..: Шигырьләр // Мәд.җомга.-2011. - 10 июнь.-Б.7.

Таһир ШӘМСУАРОВ

 

Тиңсез бәйрәм бүген

Кырык эшең торсын кырык якта,
Күңелләрдә бары якты уй.
Кешелеккә дигән кием кая?
Тиңсез бәйрәм бүген - Сабантуй!
Йомыркалар инде чиләкләрдә,
Сөлге-яулык күптән җыелган.
Ничек итеп күңел җырламасын,
Бар авылдаш бүген җыелган.
Егәрлегең барда тауга йөгер,
Куәт барда ярыш арканда.
Йөрәк белән ябыш чирәмнәргә,
Көчле көндәшеңне тартканда!
Горур атла мәйдан түренә син,
Һәм сөлге ал, дустым, кулыңа.
Былтыр тәкә алган баш батырны
Чиста итеп сыла сыртына!
Атың ничек?!
Әйтче, ни атлы син?
Матур исем Гөлназ, Марат та.
Атың бармы?!
Ялларына ятып,
Җәйге җилне узып чап атта!
Кырык эшең кырык якта торсын.
Күңелләрдә бары нурлы уй.
Бие, җырла, көрәш, татар иле,
Милли бәйрәм бүген - Сабантуй!

Кулларына чиккән сөлге тотып, дөнья буйлап атлый Сабантуй...: Шигырьләр //Мәд.җомга.—Казан. — 2010.—11 июнь (№23).—Б. 7.

Мирза М. Сабантуй: поэма / М. Мирза //Мәйдан.—2011.—№1.—Б. 32-33.

Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ
(1941-1995)
Сабан ТУЕНДА
 
Сабан туе бүген.
Авылыбызга
Йөзләп кунак кайткан бер көнгә.
Җырлый-җырлый бергә бөтенебез
Тауга күтәрелдек - иркенгә.
Дус-ишләрне күрү шатлыгыннан
Барлый алмаганбыз барсын да:
Батыр калган тимер тәнле егет
Батыр түгел икән асылда.
Егет батыр калгач, яшь-җилкенчәк
Күккә чөйгән иде батырны -
Агай әйтеп куйды: «Бу батырга
Алыштырмас идем атымны.
Ә ул алыштырды, ташлап китте
Иген үскән туган туфрагын.
Минем йөзне балам акламады...
Нәрсә диеп әйтим мин тагын?!
Әй, иманын бер яңартыйм!» - диеп,
Алып батыр сыман кузгалды;
Кулга тотып чиккән сөлгене, ул
Мәйдан уртасына юл алды.
Көрәшне ул яңабаштан шулай
Башлады, йә, монда кем хаклы? -
«Мә, таны, — дип, - җирне!», җиргә бәрде
Ул үз улын - тансык кунакны.

 

Нравится