Бакчачыларга өчен ярдәмгә

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Чөнки һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңыш алып була. Татар Томбарлы авыл  китапханәсендә бакчачыларга өчен ярдәмгә китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яңа бакчачылар, шулай ук тәҗрибәле яшелчәчеләр,  чәчәк үстерергә яратучылар өчен дә кызыклы булачак, аларда күп сорауларга җавап табарга мөмкин. 

10 нчы апрель көнне  китапханәдә  "Авыл яши проекты" кысаларында  чара үткәрелде. ”Авылдашлар”клубына йөрүче ханымнар китап күргәзмәсе белән таныштылар, үзләренең бакча серләре белән уртаклаштылар, төрле үсентеләрне үстерү буенча фикер алыштылар. Бакча эшләре сөючеләр иртә яздан бик күпләп төрледән-төрле үсентеләр утырталар, аларның сортларын язып, һәрберсенә кирәк ашламалар кертеп, тәрбияләп үстерәләр. Һәвәскәр бакчачылар үзләренең үсетеләрен саталар да әле.

Мәсәлән: Энҗе апа Миннуллина ел да петуния чәчкәсен күпләп утырта, үсентеләрен халык бик теләп ала икән. Ә Гасима апа Галиева улы Динар белән иртә яздан теплицада помидор, борыч, кәбестә үсентеләре үстерерәләр. Үзләреннән артканын шулай ук авыл халкына тәкъдим итәләр. Аларның ел да ала торган үз клиентлары да бар икән. Белгән кешедән курыкмый алабыз -ди  танышлары. Яратып, тырышып башкарган эшләре яхшы уңыш биреп үзләрен дә, башкаларны да куандыралар.Чара барышында китапханәче бакча сөючеләргә интернеттан алган кызыклы мәгълүматләр җиткерде. Үзе китапханәдә үстергән гөлләр, помидор үсентеләре турында сөйләде.

 vistI1

vistI2

vistI3

vistI4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан