Авыл герое: кем ул?

2 март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Пушкин картасы кысаларында, «Авыл герое: кем ул?» дип исемләнгән, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә багышланган викторина- конкурс үткәрде. Конкурс программасына «Җөмләне төгәллә!», «Мәкаль җый!», «Һөнәрне бел!», «Орлыкчы» уен - конкурслары, һөнәрләр турында кызыклы сораулар һәм башкалар кертелгән иде.

Укучылар игътибарына авыл хуҗалыгы өчен кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр турында китаплар тәкъдим ителде.

avil gtroer4

avil gtroer3

 

avil gtroer2

avil gtroer5

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан