“Авыл яши” проекты
- Подробности
- Создано 02.04.2026 12:02
- Автор: Гареева Эльмира
1-апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Авыл яши”проекты кысаларында чираттагы очрашу узды.
Очрашуга килүчеләр социаль контракт шартлары, кош-корт, терлек үрчетүгә грантлар, җирне арендага алу, мини ферма төзү мәсьәләләре белән кызыксындылар.
Аларның сорауларына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Козикова Л. В. , Баулы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Белалов М. М. , Баулы муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы Валиуллина И. И .җавап бирделәр.
Очрашуга килгән авыл кешеләренә консультация бирү киләчәктә дә дәвам итәчәк.












