Для активистов села прошло мероприятие по программе «Авыл яши»

21-нче декабрь көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, авылның урта һәм өлкән яшьтәге активистлары катнашында, “Авыл яши” дип исемләнгән республика проекты кысаларында мәгълумати чара үткәрелде.

Чараны Татарстан Республикасы Авыл туризмының регионара ассоциациясе җитәкчесе Зөлфия Латипова алып барды. Чарада бүгенге көндә бик актуаль булган мәсьәлә- авылга ничек итеп туристларны җәлеп итү, авыл җирлегендә матди файда китерә торган шөгельләр, үз хезмәтеңнән табыш алу  турында сүз барды. З.Латипова бу өлкәдә үзенең күпъеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты, электрон презентация ярдәмендә, илебезнең башка төбәкләре, чит илләрдә бу эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Чара бик эчтәлекле һәм файдалы булды. 

avyl yashi01

avyl yashi02

avyl yashi03

avyl yashi04

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан