Встреча, посвященная животноводству

2 февраль көнне Исергәп авыл китапханәсендә, “Авыл яши” республика проекты кысаларында, терлекчелеккә багышланган “Терлек асрауның файдасы” дип исемләнгән очрашу үтте.

Очрашуда районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы урынбасары Марат Мансур улы Белалов чыгыш ясады. Ул шәхси хуҗалыкларда терлек асрауда республика проектлары, субсидияләр һәм башка ярдәмнәр турында сөйләде.

Районның республика проектлары белән файдаланучы фермерлар шәхси хуҗалыкларның тәҗрибәсе белән уртаклашты, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Китапханәче Миләүшә Йосыпова терлекчелек буенча китапларга күзәтү ясады.

2 февраля в Исергаповой сельской библиотеке в рамках республиканского проекта «Деревня живет» состоялась встреча, посвященная животноводству.

Перед собравшимися выступил заместитель начальника районного управления сельского хозяйства и продовольствия Марат Мансурович Белалов. Он рассказал о республиканских проектах, субсидиях и других мерах поддержки.

Фермеры, пользующиеся республиканскими проектами района, поделились опытом работы личных подворий, ответили на вопросы участников.

Библиотекарь Миляуша Юсупова провела обзор книг по животноводству.

vEnBFCwF52c

ykMEAJtf3bA

 H2CGTb5jeM

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан