Татар Томбарлы авылы китапханәсендә “Авыл яши “ программасы буенча чираттагы очрашу узды
- Подробности
- Создано 07.02.2024 09:26
- Автор: Васильева Светлана
6 февральдә Татар Томбарлы авылы китапханәсендә “Авыл яши “ программасы буенча чираттагы очрашу узды. Авылның үсешенә битараф булмаган кешеләр алдында Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы урынбасары Марат Мансурович Белалов һәм Авыл туризмының төбәк (Татарстан Республикасы) ассоциациясе җитәкчесе Зөлфия Латипова, Баулы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова чыгыш ясады.
Марат Белалов авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Зөлфия Латипова авыл туризмы өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, авылда алып барырлык эш юнәлешләре турында сөйләп узды.
Фәридә Зыярова авылда туристлар өчен оештырырлык чараларны тәкъдим итте. Бу теманы якын киләчәктә дәвам итү турында карар кылынды.
Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова авыл хуҗалыгы темасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштырды