Сәләтле һәм эшлекле яшьләр бар Баулы авылларында
- Подробности
- Создано 29.03.2024 09:36
- Автор: Васильева Светлана
Сәләтле һәм эшлекле яшьләр бар Баулы авылларында.
Шуларның берсе - бию остасы, "Асылташ" бию коллективы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина.
Иҗат белән генә чикләнмичә, ул эшчәнлекнең яңа төрен үзләштерә - чәчәкләр үсентеләре үстереп сата. Моның өчен үз өендә "Эустома" дип исемләнгән кечкенә генә питомник та булдырган.
Уңган яшь ханым питомникны тагын да киңәйтү планнары белән яши, чөнки аның чәчәкләрен баулылар бик теләп алалар.
Уңышлар Илсөяргә!