"Авыл яши" проекты буенча очрашу

22-нче март көнне, Татар Кандызы  авыл китапханәсендә, авылның урта һәм өлкән яшьтәге активистлары катнашында, “Авыл яши” дип исемләнгән республика проекты кысаларында мәгълумати чара үткәрелде.

Чараны Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин алып барды. 2023 нче ел ахырында старт алган әлеге проектның максаты- авылда теләгән һәркемгә бизнес ачуда ярдәм итү, республиканың авыл хуҗалыгына,шәхси хуҗалыклрга ярдәм итү программалары белән халыкны таныштырды. Ул шәхси хуҗалыкларда терлек асрауда республика проектлары, субсидияләр һәм башка ярдәмнәр турында сөйләде. Районның республика проектлары белән файдаланучы фермерлар, шәхси хуҗалыкларның тәҗрибәсе белән уртаклашты, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Китапханәче Гөлнур Насыйбуллина авыл хуҗалыгы темасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.

22.03.24Кандыз

22.03.24Кандыз 02

22.03.24Кандыз 03

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан