Исергәп авыл китапханәсендә “Авыл яши” республика проекты кысаларында чираттагы очрашу узды
- Подробности
- Создано 05.04.2024 15:18
- Автор: Васильева Светлана
5 нче апрель көнне Исергәп авыл китапханәсендә “Авыл яши” республика проекты кысаларында чираттагы очрашу узды.
Ничек социаль контракт төзергә, эре мөгезле терлек, кош-корт үрчетүгә, шәхси ярдәмче хуҗалыкны киңәйтүгә, җирне арендага алуга һәм ял итү зоналары төзүгә грантлар алырга?
Очрашуга килүчеләрнең үзләрен кызыксындырган шундый сорауларына Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Эльвира Мингалиева, Баулы районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Алина Михайлова, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле Вероника Тенибаева, Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Белалов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Аджалова җавап бирде.