Абдуллин З. Баулы мәчетләре = Мечети Бавлов: Дайджест

Создано 07.12.2014 16:29
Автор: Abdullina Farida

Абдуллин З. Баулы мәчетләре = Мечети Бавлов: Дайджест /Зөфәр Абдуллин; Сост. Отдел библиографии и АБП Бавлинской МБУ “ЦБС”. – 2014.

Баулы мәчетләре тарихыннан

Абдуллин З. Баулы мәчетләре тарихыннан//Ислам нуры. – 2003. – май.

bauly machetlare

Баулы мәчетләре тарихыннан

Архив мәгълүматларына караганда, XIX гасыр башында Баулыда бер мәчет эшләсә, 1910 елда алар икәү булган. Төрле елларда имам-хатыйблар булып Сәхабетдин Шәмсетдинов, Камалетдин Шәмсетдинов, Нигъмәтулла Әхмәтгәрәен, Хәмзә Камалетдинов эшләгәннәр. Мәэзиннәр Габдулла Яппаров, Хөснулла Галиуллин булганнар. Шулай ук соңгырак елларда Сираҗетдин Баһаутдиновның мулла булып торуы билгеле.
Октябрь инкыйлабының тәүге елларында мәчетләр эшләгәннәр, мөселманнар намазга йөргәннәр. Мәдрәсәләрдә укулар дәвам иткән. Әмма әкренләп аларны җәмәгать тормышыннан кысрыклый башлаганнар. Башта мәдрәсәләр ябылган. Ә 30 нчы елларда мәчеттә намаз укулар тыела. Аларның манаралары киселә, биналары башка максатларда файдаланыла. Баулылар бер мәчетнең озак еллар клуб-кинотеатр итеп тотылуын яхшы хәтерлиләр.
Әлбәттә, динне тыюлар халыкка нык йогынты ясаган. Кайберәүләр дәхри булып китсәләр, күпчелек Аллаһы Тәгаләне онытмаган. Ачыктан-ачык булмаса да дини йолаларны үтәвен дәвам иткән. Хәмзә мулла Вахитов, Габделхәмит хәзрәт Нафиков, Хәмидулла Газизуллин һәм башкалар авылдашларының динисламны онытмаулары өчең зур көч куйганнар. Төрлечә эзәрлекләүләргә карамастан, дини йолалар, гает намазлары, җомгалар зиратта да, аерым кешеләрнең өйләреңдә дә үткәрелгән. Хәергә җыелган акчаларга зиратның коймаларын төзекләндерү буенча байтак чаралар күрелгән. Монда бигрәктә ислам диненең яңарыш кичергән чорына тукталасы килә. Ул сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы. Өлкәннәрнең күп санлы үтенечләреннән соң элек янгын сакчылыгы бинасы булган иске таш йортны мәчет өчен бирделәр. Анда гыйбадәт кылу очен шартлар юк иде.
Кыш көне суык, өскә киенеп тә намаз укырлык түгел. Шулай да мәчет картлары чигенмәделәр, түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Мин үзем анда 1993 елдан йөри башладым. Имамлыкны алмаш-тилмәш Габдулла ага Хә лиуллин һәм Мохитулла ага Идиятуллин башкардылар, һәм без аларның эшеннән канәгать идек. һәркайсыннан үрнәк алырга тырыштык. Әле дә еш кына искә төшә: җомга намазы тәмамлангач "Коръән" сүрәләре укыла иде. Мохитулла ага "Йәсиннең яртысын укыйк әле", - дия иде. Ә аңа каршы Габдулла ага "Нигә яртысын, бөтенләй укыйбыз", - дип матур аһәң белән "Йәсин" сүрәсен укый иде. Әлбәттә, Мохитулла ага Идиятуллин дә "Коръән" сүрәләрен күңелләргә барып җитәрлек матур мәкам беләң укый иде. Соңрак ул Казанга Диния назәрәтенә барып, имам-хатыйблыкка имтихан биреп, шаһәдәтнамә дә алып кайтты. 1995 елда район хакимияте булышлыгы белән изге Мәккәгә - Хаҗ сәфәренә бару бәхетенә дә иреште. — Мәчетебездә азанны Мөбарәкша ага Соримов бик матур мәкам белән, күңелләргә барып җитәрлек итеп әйтә иде. Шунысын да әйтик, Мөбарәкша агай Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр үткән. Аннары Баулыда тәүге нефтьчеләрдән булган. Ул беренче скважинада беренче оператор. Хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, күп кенә яшь нефтьчеләрне үз һөнәренә өйрәткән, ветеран иде. Тик шунысы кызганыч, Мөбаракша ага "Гали" мәчетендә азан әйтү бәхетенә ирешә алмады. Мәчет төзелеп бетсргә ике ай кала (1996) ул вафат булды. Аның рухына багышлап дога кылуны без үзебез өчен изге эш дип саныйбыз.
Мәчетебез янгын сакчылыгында чакта Баулы мөселман җәмгыятенең рәисе беренче промысел операторы (диспетчер да булды) Марс Ганиев иде. Ул район  газетасына да мәкаләләр яза, баулыларны иманга кайтырга чакыра иде. Ә Мөхәммәтзахир Газизов исә урман хуҗалыгы белән элемтәгә кереп, агачтан мәчет салу турыңда да кайгыртып йөрде. Инде урманчылар белән килешеп тә беткән иде, әмма бу эшне тулысынча башкарырга җитәрлек балта осталары табылмаганлыктан аның планнары тормышка ашмады.
Мәчетебезгә җомга намазына 10-12, бик күп булганда 18 кеше килә иде. Җәмгытдин Камалетдинов, Харис Миңһаҗев, Сонгат Лотфуллин, Лотфрахман Каюмов, Фәтхулла агай, бик өлкән яшьтәге Зариф абзый Шакиров һәм башкалар да һәр җомга саен киләләр, гыйбадәт кылалар иде. Инде аларның күбесе безнең арада юк, авыр туфраклары җиңел булсын, урыннары җәннәттә булсын.
Александровкадан Хәмит Габдрахманов, Баулыдан Миңневарис Әхмәтов, Шәһит Нәфыйков, Зәкария Шәмсуллин, Мөхтар Бикбаев, Зөфәр Мостафин, Имаметдин Ханнанов һәм башкалар да мәчеткә намазлар янгын сакчылыгы бинасында укылганда йөри башладылар.
Моңда безгә шул шыксыз суык бинада гыйбадәт кылуга шартлар тудыру өчен Гөлсинә Садыйкова һәм Нәкыя Габсабирова зур көч куйдылар, һәр җирдә чисталык, пакълыкны тәэмин иттеләр, кулларыннан килгәнчә бинаны җылытырга тырыштылар. Агарга Аллаһының олы рәхмәтләре булса иде.
Хәзер без намаз укый торган "Гали" мәчетенә кадәр шактый кыенлыкларга очрадык. Аларны инде искә генә алабыз, Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылабыз. Мәчетне төзүчеләргә , һәм тозетүчеләргә рәхмәтләребезне юллыйбыз. Аллаһы Раббыбыз аларны үзенең шәфкатеннән, рәхмәтеннән, ризалыгыннан мәхрүм итмәс дип ышанабыз. Үткәннәр белән чагыштырганда мәчетебез чын могҗиза ул. Шуңа күрә дә даими рәвештә Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылыйк, дип кардәшләрем!

 

Абдуллин З. Баулы мәчетләре// Шәһри Казан. – 2003. – 6 июнь. – Б.2.

Баулы мәчетләре

Риваятьләргә караганда, Баулыга нигез салынганнан бирле үк мәчет булган. Авылда яшәүче мөселманнар ислам дине кануннарын үтәргә тырышканнар, намаз укыганнар, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылганнар. Архив мәгълүматларына караганда, XIX гасыр башында Баулыда бер мәчет эшләсә, 1910 елда алар икәү булган. Төрле елларда имам хатиплар булып Сәхәбетдин Шәмсетдинов, Камалетдин Шәмсетдинов, Нигъмәтулла Әхмәтгәрәев, Хәмзә Камалетдинов эшләгәннәр. Мөәзиннәр Габдулла Яппаров, Хөснулла Галиуллин булганнар. Шулай ук Сираҗетдин Баһаутдиновның мулла булып торуы билгеле.
Октябрь инкыйлабының тәүге елларында мәчетләр эшләгәннәр, мөселманнар намазга йөргәннәр. Мәдрәсәләрдә укулар дәвам иткән. Әмма әкренләп аларны җәмәгать тормышыннан кысрыклый башлаганнар. Башта мәдрәсәләр ябылган, ә 30 нчы елларда мәчеттә намаз укулар тыела. Аларның манаралары киселә, биналары башка максатларда файдаланыла. Баулылар бер мәчетнең озак еллар клуб-кинотеатр итеп тотылуын яхшы хәтерлиләр.
Әлбәттә, динне тыюлар халыкка нык йогынты ясаган. Кайберәүләр дәһри булып китсәләр, күпчелек Аллаһы Тәгаләне онытмаган. Ачыктан-ачык булмаса да, дини йолаларны үтәвен дәвам иткән. Хәмзә мулла Вахитов, Габделхәмит хәзрәт Нәфыйков, Хәмидулла Газизуллин һәм башкалар авылдашларының дин-исламны онытмаулары өчен зур көч куйганнар. Төрлечә эзәрлекләүләргә карамастан, дини йолалар, гает намазлары үткәрелгән. Садака акчасына зиратның коймаларын төзекләндерү буенча байтак чаралар күрелгән.
Монда бигрәк тә ислам диненең яңарыш кичергән чорына тукталасы килә. Ул сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы. Өлкәннәрнең күпсанлы үтенечләреннән соң элек янгын сакчылыгы бинасы булган иске таш йортны мәчет өчен бирделәр. Анда гыйбадәт кылу өчен шартлар юк иде. Кыш көне суык, өскә киенеп тә намаз укырлык түгел. Шулай да мәчет картлары чигенмәделәр, түзделәр. Мин үзем анда 1993 елдан йөри башладым. Имамлыкны алмаш-тилмәш Габдулла ага Хәлиуллин һәм Мөхитулла ага Идиятуллин башкардылар. Һәм без аларның эшеннән канәгать идек, һәркайсыннан үрнәк алырга тырыштык. Әле дә еш кына искә төшә: җомга намазы тәмамлангач Коръән сүрәләре укыла иде. Мөхитулла ага «Ясинны укыйк әле» дия иде. Мөхитулла ага Идиятуллин укыган Коръән сүрәләре күңелләргә тиз барып җитә иде. Соңрак ул Казанга Диния нәзарәтенә барып имам хатиплыкка имтихан биреп, шаһәдәтнамә дә алып кайтты. 1995 елда район хакимияте булышлыгы белән изге Мәккәгә   хаҗ сәфәренә бару бәхетенә дә иреште.
«Мәчете»бездә азанны Мөбарәкша ага Саримов күңелләргә барып җитәрлек итеп әйтә иде. Ул Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән кеше. Баулыда тәүге нефтьчеләрдән булган. Ул беренче скважинада беренче оператор. Хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, күп кенә яшь нефтьчеләрне үз һөнәренә өйрәткән ветеран иде. Кызганыч, Мөбарәкша ага «Гали» мәчетендә азан әйтү бәхетенә ирешә алмады. Мәчет төзелеп бетәргә ике ай кала (1996) ул вафат булды. Аның рухына багышлап дога кылуны без үзебез өчен изге эш дип саныйбыз.
Мәчетебез янгын сакчылыгында чакта Баулы мөселман җәмгыятенең рәисе Марс Ганиев иде. Ул район газетасына да мәкаләләр яза, баулыларны иманга кайтырга чакыра иде. Ә Мөхәммәтзаһир Газизов исә урман хуҗалыгы белән элемтәгә кереп, агачтан мәчет салу турында да кайгыртып йөрде. Инде урманчылар белән килешеп тә беткән иде, әмма бу эшне тулысынча башкарырга җитәрлек балта осталары табылмаганлыктан, аның планнары тормышка ашмады.
Мәчеткә җомга намазына 10-12, бик күп булганда 18 кеше килә иде. Җәмгытдин Камалетдинов, Харис Минһаҗев, Сөнгат Лотфуллин, Лотфрахман Каюмов, бик өлкән яшьтәге Зариф абзый Шакиров һәм башкалар да һәр җомга саен киләләр, гыйбадәт кылалар иде. Инде аларның күбесе безнең арада юк, авыр туфраклары җиңел булсын, урыннары җәннәттә булсын.
Александровкадан Хәмит Габдрахманов, Баулыдай Миңневарис Әхмәтов, Шәһит Нәфыйков, Зәкәрия Шәмсуллин, Мөхтәр Бикбаев, Зөфәр Мостафин, Имаметдин Ханнанов һәм башкалар да мәчеткә намазлар янгын сакчылыгы бинасында укылганда йөри башладылар.
Монда безгә шул шыксыз бинада гыйбадәт кылуга шартлар тудыру өчен Гөлсинә Садыйкова һәм Нәкыя Габсабирова зур көч куйдылар. Һәр җирдә чисталык, пакьлекне тәэмин иттеләр, кулларыннан килгәнчә бинаны җылытырга тырыштылар. Аларга Аллаһының олы рәхмәтләре булсын иде.
Хәзер без намаз укый торган «Гали» мәчетенә кадәр шактый кыенлыкларга очрадык. Аларны инде искә генә алабыз. Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылабыз. Мәчетне төзүчеләргә һәм төзәтүчеләргә рәхмәтләребезне юллыйбыз. Аллаһы Раббыбыз аларны үзенең шәфкатеннән, рәхмәтеннән, ризалыгыннан мәхрүм итмәс дип ышанабыз. Үткәннәр белән чагыштырганда мәчетебез чын могҗиза ул. Шуңа күрә дә даими рәвештә Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылыйк, дин кардәшләрем!

 

Гали мәчете. Баулы

Абдуллин З. Мәчетне осталар төзеде=Мечеть строили мастера своего дела //Хезмәткә дан=Слава труду. 1996. – 24 сент. – С.2.

Мәчетне осталар төзеде

Баулыда мәчет тезелү һәркемне куандырды дисәк һич тә арттыру булмас. Аны ачу танта насына килгән меңнәрчә кеше арасында мөселманнар гына түгел, башка дингә инанучылар да байтак иде. Ә бит аны төзү дә дә татарлар, башкортлар белән бер рәттән, руслар, чувашлар, удмуртлар, әрмәннәр һәм башка милләт вәкилләре җиң сызганып эшләделәр. «Баулынефть» идарәсе башлыгы урын басары Марсель Мөхәммөтшин, «Анико» предприятиесе җитәкчесе Анатолий Ивлиев мәчетне салуда эшләгән оста куллы хезмәтчәннәрне мактап бетерә алмыйлар.
— Мондый уңганнар белән теләсә нинди авыр эшләрне дә башкарып була, — диләр алар. Әйе, аларның сүзләрендә хаклык бар. Мәчетне салуга заказчы булып «Баулынефть» идарәсе алынгач һәм аны «Анико» предприятиесе төзи башлагач эш кызу темплар белән бара башлады. Югыйсә изге йортның беренче нигез ташы 1992 елда ук салынган иде. Ул төрле сәбәпләр белән, иң мөһиме — акча булмаганлыктан, тоткарланып килде. Нефтьчеләр исә эшне тиз тоттылар. «Анико» предприятиесе коллективы тырышлыгы белән бер ел дигәндә төзелешне төгәлләделәр дә. Аны салуга дүрт миллиард сум чамасы акча тотылган. Бу нефтьчеләр төзегән икенче мәчет  иде, үткән ел Тат-Томбарлы авылында да изге йорт төзеп, 1 сентябрь дә файдалануга тапшырганнар иде.
Мәчет төзелешенең төрле чорында эшләрдә предприятиенең 120 эшчесе катнашкан. Соңгы айда эш өч сменада алып барылган. Монда куп нәрсә мастер Әнвәр Абдуловның хезмәтне оештыра белүенә бәйле. Ташчылар Владимир Константинов, Валентина Косырева, Николай Павлов, Раил Миңнуллиң, ярдәмче эшче Вадим Гнибединнарның тырыш хезмәтләре сокландыра. - Аларның манара кебек җаваплы объектны салудагы хезмәтләре аеруча осталык белән башкарылган. Балта остасы Әдһәм Бәхетгәрәевнең фидакарьлеген аның 25 метр биеклектә манераның ярым аен һәм очлыгын ныгытудагы хезмәте дә бәяли торгаңдыр. Балта остасы Даниил Вотчинников белән бергәләп алар тәрәзә блокларын монтажлауда да тырышып эшләгәннәр. Эретеп ябыштыручылар Роберт Усманов Һәм Сергей Лазарев һәр эшне сыйфатлы итеп башкарулары белән аерылып торганнар. Шуңа күрә дә манара очлыгын эчтән эретеп ябыштыру да аларга йөкләнгән. Штукатурлар Зоя Хәбибуллина, Надежда Чернышева һәм башкалар да диварларның матур булуы турында даими кайгыртканнар.
Төзелештә кранчылар Рамил Саниәхмәтов, Рәис Галимовтан башка эш бармас иде. Алар тарафыннан тоткарлык булмавы да эшне тизләтүгә ярдәм иткән. Шоферлар Зәкәрия Хаҗиев, Хатыйп Фәттахов төзү материалларының вакытында ташылуын тәэмин иткәннәр.
Мәчет төзелешенә башка төбәкләрдән килгән төзүчеләр дә өлеш керткән. Бу изге эштә казанлылар, әрмәнстан төзүчеләре дә катнашканнар. Гөмбәзләрне, чәчәкле витражларны Санкт-Петербург мастерлары эшләгән һәм монтажлаган. Бизәү эшләрен башкаруда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Бухарест Гарипов һәм Владимир Бәширов җитәкчелегендәге җирле осталар күп көч куйганнар. Монда төрле ярдәмче эшләрне башкаруга Баулы меселманнарының актив катнашуын да әйтми мөмкин түгел.
Менә безнең алда өч катлы, 31 метрлы манаралы, 9,5 метр диаметрлы алтынланган олы гөмбәзле, дүрт почмагында кече гөмбәзләре булган, Түбән Новгородтан кайтарылган матур кызыл кирпечтән төзелгән мәчет. Ул үзенә ерактан ук чакырып тора.
Мәчет Баулы нефтенең 50 еллыгына төзелеп беттә һәм 31 августта тантаналы төстә ачылды. Аның 500 дән артык кешене сыйдырышлы ирләр залы, кечерәк мәйданлы хатын-кызлар залы Баулы предприятиеләре иганәгә биргән акчага алынган матур келәмнәр белән җиһазландырылган. Башка ярдәмче бүлмәләре дә матурлап бизәлгән. Мәрмәр баскычлардан менүе дә, диварлардагы шәмаилләр да, биеккә эленгән зиннәтле яктырткычлар да зур тәэсир ясыйлар. Изге йорттагы һәрнәрсә гыйбадәткә, әхлаклылыкка, пакълыкка, гаделлеккә өнди кебек.
Баулы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты. Безне хәзер алтын гөмбәзле, алтын ярымайлы мәһабәт мәчет үзенә чакырып тора.

Мечеть строили мастера своего дела

Не будет преувеличением, если скажем, что возведение мечети  в Бавлах обрадовало каждого еге жителя. Среди тысяч людей, пришедших на ее торжественное открытие. Были не только мусульмане, но и множество представителей иных вероисповеданий ведь и на её строительстве наряду и татарами и башкирами засучив рукава трудились русские, чуваши, удмурты, армяни, а также люди других национальностей. Не могут нахвалиться мастерами своего дела, принявшими участие в хозведении мечети заместитель начальника НГДУ «Бавлынефть» Марсель Мухаметшин, руководитель предприятия «Анико» Ана¬толий Ивлиев.
— С такими умельцами можно выполнить любое трудное дело, — говорят они.
Да, есть правда в их словах. Работа пошла высокими темпами, когда заказчиком стройки выступила НГДУ «Бавлынефть» и мечеть начало строить предприятие «Анико». А ведь первый камень ее был заложен еще в 1992 году. По различным причинам, а самое главное — из-за отсутствия денег, строительство задерживалось. У нефтяников же дело быстро пошло в гору. Благодаря стараниям работников коллектива «Анико» они в течение одного года завершили строительство. На возведение мечети  было истрачено около четырех миллиардов рублей. Это уже вторая мечеть, построенная нефтяниками, 1 сентября прошлого года был открыт храм в селе Тат.Тумбарла.
В разные периоды в строительство бавлинской мечети участвовали 120 работников пред¬приятия. В последние месяцы работа велась в три смены. Здесь многое зависело от организаторских способностей мастера Анвара Абдулова. Восхищает умелый, старательный труд каменщиков Владимира Константинова, Валентина Косырева, Николая Павлова, Раиля Миннуллина, подсобника каменщика Вадима Гнибедина. С особым мастерством возведен ими такой ответственный объект, как минарет. О самоотверженном труде плотника Адгама Бахетгареева говорит факт укрепления им полумесяца и наконечника минарета на высоте 25 метров. Старательно трудился он с плотником Дании¬лом Вотчинниковым и в монтаже оконных блоков. Качественное выполнение порученного дела отличало сварщиков Роберта Усманова и Сергея Лазарева. Поэтому и внутренняя сварка наконечника минарета была доверена им. Позаботились о красоте стен и штукатуры Зоя Хабибуллина, Надежда Чернышева и другие.
Невозможно представить выполнение многих работ без крановщиков Рамиля Саниахметова, Раиса Галимова. То, что не было задержек с их стороны, значительно ускорило ход дела. Водители Закария Хазиев, Хатып Фаттахов обеспечивали своевременную доставку строительных материалов и возведение мечети  участвовали мастера и из других регионов. Приняли участие в этом святом деле казанцы, армянские строители. Купола, цветные витражи изготовили и смонтировали мастера из Санкт-Петербурга. Мечеть также была украшена вдохновенным трудом местных художников под руководством заслуженного работника культуры Бухареста Гарипова и Владимира Баширова. Нельзя не сказать и об актив¬ном участии бавлинских мусульман в выполнении различных подсобных работ.
Вот перед нами трёхэтажное здание из специального красного кирпича, привезенного из Нижнего Новгорода, с 31-метровым минаретом, с позолоченным большим куполом, диаметр которого составляет 9,5 метра, в четырех углах мечети расположены еще четыре маленьких купола. Сооружение еще издали влечет к себе.
Строительство было закончено к 50-летию бавлинокой нефти, а мечеть в торжественной обстановке открыта 31 августа. Здание имеет мужской зал на 500 мест, женский зал с чуть меньшей площадью, оно украшено великолепными коврами, приоб-ретенными на средства от пожертвований бавлинских предприятий. Красиво оборудованы и вспомогательные комнаты. Впечатляют мраморные лестницы, шамаилы на стенах, высоко подвешенные роскошные светильники. Будто все здесь призывает совершить молебен и быть благонравным, чистым душой, честным.
Свершилась давняя мечта бавлинцев. Нас зовет к себе величественная мечеть с золотыми куполами и полумесяцем.

Абдуллина З. Мәчет манарысында ярымай балкый = На   минарет полумесяц //Хезмәткә дан=Слава труду. 1996. – 23 август.

Мәчет манарасында ярымай балкый

«Баулынефть» идарәсе заказчы сыйфатында мәчет тезүне үз кулына алганнан соң анда эш кызу темплар алды. Бу төзелешкә район хакимиятенең дә зур игътибар бирүен әйтергә кирәк. Баулы мөселманнары бинаның көннән-көн күтәрелүен, поселогыбызның күрке булып өлгерүен түземсезләнеп, дикъкать һәм куаныч белән күзәттеләр. Ниһаять мәһабәт бина салынып бетте, аның кайбер эчке агарту, сылау, бизәү эшләре генә калды.
Мәчетнең дүрт почмагында алтынсу кечкенә гөмбәзләр куелуы да, уртадагы олы гөмбәзне күтәрү да аңа матурлык өстәде һәм менә манараның очлыгын Һәм ярымаен күтәрү вакыты җитте.
Бу җаваплы һәм нечкә эш өстәмә мәшәкатьләр дә тудырды. Аны күтәрү өчен манарага буе җитәрлек кранны табу үзе генә дә ни тора? Аны Әлмәттәге «Татойлгаз» акционерлык җәмгыятеннән алып торганнар «МКАТ-40 ТАДАНО» кранында бу эштә ун еллык тәҗрибәсе булган Владимир Комиссаров идарә итә. Менә алтынланган очлык кран ыргагына эләктерелә һәм аны күтәрү башлана. Җыелган халык кранчының һәрбер хәрәкәтен, изге йөкнең ничек өскә таба күтәрелүен дулкынланып күзәтә. Тәкъбир авазлары яңгырый. Мәчет картлары, барлык мөселманнар изге Аллах Йортының халыкка хезмәт итүен, Баулы кешеләрен иманга кайтаруда, рухи яңарышка ирешүдә уңышлы эшләвен телиләр.
Менә алтын ярымайлы очлык тиешле урынына менеп урнашты. Барысы да җиңел сулап куйды. Әмма әле эшнең иң киеренке өлеше башлана гына. Очлык белән бергә күтәрелгән «Анико» предприятиесе балта остасы Әдһәм Бәхетгәрәевнең 25 метр биеклектә эшләвен бу эшләргә җитәкчелек итүче район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары А.Г. Хәбибуллин, «Баулынефть» идарәсе башлыгы урынбасары М.Х. Мөхәммәтшин генә түгел, әлеге тантананы карарга килгән һәркем дулкынланып күзәтә. «Анико» предприятиесенең прорабы Мөнир Хөбатуллин, мастер Әнвәр Абдуллов исә югарыда эшләүченең тапшырылганны уңышлы башкаруына ышаналар. Баулыда туып үскән Әдһәм баш әйләнерлек биеклектә гадәти эш башкара диярсең суккалый, боргалый, эретеп тә ябыштыра. Ә аннан астарак, манараның эчендә эретеп ябыштыручылар Роберт Усманов һәм Сергей Лазарев очлыкны манарага беркетәләр. Монысы, әлбәттә, аста карап торучы халыкка күренми.
Киеренке мизгелләр озак үтә кебек тоела. Менә, ниһаять, өстә эшләүчеләр аска төшәләр. Аларны халык ихлас күңелдән котлый. Әдһәм Бәхетгәрәевкә әбиләр-бабайларның хәер, садака бирүләре, күзләрендә яшь бөртекләре ялтыравы бу вакыйганың Баулы халкы өчен никадәр истәлекле һәм онытылмаслык бүлуынэтте.
Менә Баулы өстенлә утыз метрлы манарада алтынлаган Санкт-Петербургта ясалган ярымай балкый, аннан тирә ягыбызга имам нурлары, изгелек нурлары тараладыр кебек. Иншалла, шулай булыр.

На минарет - полумесяц

Как только НГДУ «Бавлынефть» выступило в качестве заказчика строительства мечети, дела за метко пошли а гору. Примечательно, что и администрация района придала серьезное значение ее строительству. Мусульмане Бавлов с огромным интересом и надеждой следили, как день ото дня возводились стены величественного храма. Наконец, строительство здания завершилось, осталось только провести некоторую внутреннюю отделку.
Установка в четырех углах крыши мечети небольших , позолоченных и большого куполов еще более украсила здание мечети. И вот настало время поднятия основного шпиля с полумесяцем.
Эта ответственная и тонкая работа доставила немало хлопот. Отыскать подъёмный кран на всю длину минарета также дело не простое. Его предоставило акционерное общество «Татойлгаз» города Альметьевка. Управлял работой крана марки «МКАТ — 40 ТАДАНО» Владимир Комиссаров, за плечами которого десятилетий опыт. И вот золоченный шпиль подвешивается на крюк крана и начинается его подъем. Собравшиеся с волнением следили за каждым движением крановщика, поднимавшего драгоценный груз. Звучит священный такбир. Священнослужители, мусульмане желают, чтобы Божий храм в течение долгих лет верой и правдой служил народу, оказал содействие бавлинцам вернуть утраченную веру, взывая к добру и милосердию.
Итак, золотой полумесяц водружен в назначенное место. Собравшиеся облегченно вздохнули. Однако самую сложную работу еще предстояло проделать. С трепетным волнением следили за работой опытного плотника из предприятия «Анико» Адгама Бахетгараева, поднявшегося на 25-метровую высоту, не только заместитель главы администрации района по строительству А.Г.Хабибуллин, заместитель начальника НГДУ «Бавлынефть» М.Х.Мухаметшин, руководившие работами, но и все собравшиеся на большое торжество. Прораб предприятия «Аиико» Мунир Хаббатуллин, мастер Анвар Абдуллов искренне верят тому, кто сейчас вершит чудеса на головокружительной высоте. Можно подумать, что Адгам, уроженец Бавлов проделывает привычную для него работу на большой высоте, постукивает, крутит, сваривает. А чуть ниже внутри минарета сверщики Роберт Усманов и Сергей Лазарев крепят шпиль к минарету. Конечно, их работу не видят те, кто стоит внизу.
Кажется, что напряженные минуты тянутся неимоверно долго. Наконец-то, работающие на верху опускаются вниз. Собравшиеся от всей души поздравляют и благодарят их. Слезы радости, блестевшие на глазах у людей старшего поколения, искренняя благодарность Адгаму Бахетгараеву — красноречиво свидетельствует о значимом событии, которое произошло в Бавлах.
И вот над Бавлами на 30-метровой высоте засверкал золотой полумесяц, сделанный в Санкт-Петербурге. Невольно кажется, что его чарующие лучи несут в души людей веру, правду, милосердие.

Абдуллин З. Көтеп алынган куаныч // Шәһри Казан. – 1996. – 25 сент. – Б.3.

gali machete

Көтеп алынган куаныч

Баулы мөселманнары мәчетнең төзелеп бетүен, аның ачылуын түземсезлек белән көттеләр. Мәчет ачылу тантанасына әйтерсен лә бөтен Баулы халкы җыелды. Изге йортның ишегалды халык белән шыгрым тулы иде. Казаннан килүчеләр дә күп булды. Баулы нефтенең 50 еллыгын бәйрәм итүгә килгән кунакларның кушылуы тантанага ямь өстәде.
Мәчет ачылу тантанасын аны төзүгә күп көч һәм тырышлык куйган “Баулынефть” идарәсе башлыгы Г.Ганиев ачты һәм сүзне Татарстан Республикасы Премьер-министры Ф.Х.Мөхәммәтшинга бирде.
- Бу көннәрдә изге Баулы җирендә олы тантаналар үтә. - диде Фәрит Хәйруллович. Җөмһүриятебез көне белән бергә Баулы төбәгендә беренче нефть чыга башлауның 50 еллыгы бәйрәм ителә. Без башыбызны иеп баулыларга рәхмәт әйтәбез. Баулыда мәчет ачылу - халык үз тарихына, диненә асылына кайта, чистарына, алга омтыла дигән сүз. Бу аның нефть чыгарудагы уңышында да, ашлык өчен көрәшендә дә чагыла. Мәчет булгач иман, тынычлык, иминлек булыр. Баулыларны бу олы вакыйга белән ихлас күңелдән тәбриклибез һәм мәчеткә үз исемемнән келәм бүләк итәм.
Сүзне “Татнефтъ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры. Баулы районы нын мактаулы гражданы Р.Галиев дәвам итте.
Г.Галиев һәм район хакимияте башлыгы Н.Зарипов та мәчеткә келәм бүләк иттеләр. Аннары имам хатип Мөхитулла хаҗи Идиятуллин мәчетне төзүчеләргә, район хакимиятенә һәм “Баулынефть" идарәсе, “Татнефть" акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренә ихлас күңелдән бөтен Баулы мөселманнарынын рәхмәтен җиткерде. Хезмәт ветераны Р.Сафин бу вакыйгага багышланган шигырен укыды.
“Баулынефть" идарәсе башлыгы Г.Ганиев мәчетнен символик ачкычын изге теләкләр белән олы яшьтәге имам хатип Мөхитулла хаҗига тапшырды. Бу минутларда ул үзенең җәфалар күргән бабасы Яна Шалты авылы мулласы Фәррах хәзрәтне искә төшерми калмагандыр.
Мөхитулла хаҗи Коръән укыганнан сон ачкычны яшь имам хатип Салават хәзрәт Хасановка тапшырды. Изге тәкбир авазлары яңгырады. Ишеккә эленгән кызыл тасма киселде.
Соңыннан “Баулынефть” идарәсе башлыгы урынбасары, мәчет төзу эшләрен башлап йөргән М.Мөхәммәтшин Аллаһы йортын төзүчеләргә мөселман символикасы төшерелгән кул сәгатьләре тапшырды.
Бу - өч катлы, 31 метрлы манаралы, 9,5 метр диаметрлы олы гөмбәзле, һәр дүрт почмагында алтынга төрелгән кече гөмбәзләре булган, кызыл кирпечтән төзелгән мәчетне күреп сокланучылар, аны төзүчеләргә изге теләкләр теләп, хәер-дога кылучылар күп булды. Аның өчен кызыл кирпеч Түбән Новгородтан, мәрмәр Чиләбедән кайтарылган. Алтынланган гөмбәзләр, манараның айлы очы Санкт-Петербургта эшләнгән.
- Дөньяда алтынланган гөмбәзле өч кенә мәчет бар иде, - дип горурланып сөйли мәчетне төзүне алып баручы “Анико” предприятиесе җитәкчесе Анатолий Николаевич Ивлиев, - аның берсе Израильдә, икесе Гарәп Әмирлекләрендә, дүртенчесе безнең Баулыда була инде.
Бу мәчетне төзүгә төрле милләт вәкилләре катнашканнар. Аны салу үткән ел бу эшкә “Баулынефть" идарәсе алынгач, кызу темплар алган. Югыйсә мәчетнең беренче нигез ташы 1992 елда ук салынган иде. Ул төрле сәбәпләр аркасында тоткарланып килде. Нефтьчеләр бер алынгач эшне тиз тоттылар. “Анико” предприятиесе коллективы тырышлыгы белән бер ел дигәндә төзелешне төгәлләделәр дә. Аны салуга дүрт миллиард сум чамасы акча тотылган. Әлеге предприятие төзегән икенче мәчет бу. Үткән ел Татар Томбарлысы авылында да мәчетне төзеп, файдалануга тапшырганнар иде. Анысы да нефтьчеләр ярдәме белән салынды.
Мәчет төзелешенең төрле чорында предприятиенең 120 кешесе катнаша. Соңгы айда эш өч сменада алып барылган. Монда мастер Әнвәр Абдулловның оештыру сәләтенә күп нәрсә бәйле булган.
Мәчет төзелешенә башка төбәкләрдән килгән осталар да өлеш кертте. Ана казандылар булышлык иткәннәр. Әрмәнстан төзүчеләре дә катнашкан. Гөмбәзләр, чәчәкле витражларны Санкт-Петербург мастерлары эшләгән һәм монтажла ган. Бизәү эшендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Бухарест Гарипов җитәкчелегендәге җирле осталар күп көч куйганнар.
Мәчет бинасы белән ха лыкнын танышуы ике сәгать чамасы дәвам итте. Моны мөселманнарның рухи чистарынуга сусавы, иманга, үз асылына кайтырга олы теләге дип кабул итәсе килә. Иншаллаһ. Баулы мәчете халыкнын әхлакый яңарышына, пакьләнүенә, сафлануына хезмәт итәр.
Зөфәр АБДУЛЛИН.
Зөфәр РАМАЗАНОВ фотосы.

 


Дин


Абдуллина З. Олы афәткә каршы бергәлеп // Шәһри Казан. 2002. – 11 гыйн.

Олы афәткә каршы бергәлеп


Соңгы елларда Баулы районында имам мөхтәсиб булып Рафыйк Исламгалиев эшли башлагач дәгъват эшләрен көчәйтүгә игътибар арттырылды. Коръән-Кәримне гарәпчәдән русчага тәрҗемә иткән Валерия Порохованың Баулыга килүе, дин әһелләр, мөселманнар, башка диндәгеләр белән очрашуы район һәм шәһәр хакимияте, имам мөхтәсиб ярдәме белән оештырылды. Ул шулай ук ислам диненә күчкән галим Али Вячеслав Полосинның Баулыга килүенә, халык белән очрашып, эчкерсез сөйләшүенә дә иреште. 2000 елның Рамазан аенда мәчетебезгә кунакка үзенең шәкертләре белән Түбән Кама мәдрәсәсе ректоры, Суриядә дин белемнәрен күтәргән Хәйдәргали Гатинның килүе һәм мөселманнарыбызга тәравих намазы укытуы да күңелле мизгелләрдән булды. Рафыйк хәзрәт тә шул уку йортын тәмамлаган, ә быел җәй Суриядә өч ай укып кайтты. Баулы мөселманнары белән Казаннан Рамил хәзрәт Юныс, Урыссу бистәсе мәчетеннән Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин һәм башка дин әһелләре очраштылар.
Күптән түгел Баулы сәнгать мәктәбенең актлар залында булган очрашу исә «Ислам һәм наркомания» дигән темага багышланды. Ул Урыссу бистәсеннән килгән, Согуд Гарәбстанында дини гыйлемен тулыландырып кайткан Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы белән башланды. Аннары Бөгелмәдән табиб - нарколог Марат Моратов наркоманиянең җәмгыятькә, кешеләргә зыяны турында конкрет мисаллар китереп сөйләде. Бер наркоман елга 70 мең сумга төшә икән. Ә аны дәвалау өчен кимендә ике мең доллар акча кирәк. Дәвалауга да аларның нибары ун проценты гына бирелә. Бер наркоман бу җинаятьчел эшкә елга ун кешене тарта икән. Шуңа да бу олы афәткә каршы көрәшкә бөтен җәмәгатьчелек, мәктәпләр, мәчетләр, чиркәүләр, дәүләт структуралары да алынырга тиешләр. М. Моратов Бөгелмә мәчетендә үз-үзләрен дәвалап, нормаль тормышка кайткан, намазга баскан, иман китереп мөселман булган кешеләр турында мисаллар китерде. Кызганычка, андый очраклар әле сирәк була икән. Шулай да барлык дин әһелләре, педагоглар, ата - аналар, җәмәгать оешмалары бердәм алынсалар, бу коточкыч афәтне җиңәргә мөмкин.
Наркоманиягә каршы көрәшнең мөһимлеген Баулы районы халкы тирәнтен аңлый. Әлеге очрашуга Кызылъяр авылыннан имам хатип Мәгъдәнур хаҗи Асылгәрәев җитәкчелегендә тугыз кеше килүе үзе дә шуны күрсәтә.
Очрашуда имам мөхтәсиб Р. Исламгалиев тә районда дәгъват эшләрен алып баруның торышы турында сөйләде, наркомания кебек олы афәткә каршы бергәләп көрәшергә чакырды. Баулы сәнгать мәктәбе директоры, Баулы берләштерелгән Советы депутаты Раиса Карпушкина кунакларга һәм җыелган халыкка рәхмәтләр җиткерде, бу кыен һәм изге эштә - наркомания белән көрәштә уңышлар теләде. 

 

 “Фәррах мулла мәчете”. Яңа Шалты

Абдуллин З. Изгелек китерсен халыка: [Яңа Шалты авылында мәчет ачулуы тантанасы. “Фәррах мулла мәчете”] // Хезмәткә дан. – 1998.   9 сент. – Б.2.

Изгелек китерсен халыкка

Татарстан белән Оренбург олкәсе чигендә урнашкан Яңа Шалты авылы
бу якларда иң борынгылардан. Риваятьләргә караганда, аның нигезе салынуга инде өч гасырдан артык вакыт үткән. Әлеге авылның барлыкка килүен татар морзасы генерал Масайның эшчәнлеге белән бәйлиләр. КҮП сугышларда катнашкан, батырлыклар күрсәткән генералга патша Ык һәм Кандыз елгалары үзәнендә зур гына җир биләмәсе биргән һәм Казан белән Оренбург арасында юл төзүне ышанып тапшырган. Башта Яңа Шалты (хәзерге Оренбург өлкәсендәге Иске Шалты кебек) тукталыш (шауты) кына булган. Масай үзе дә шуңа күчкәч, олы авыл булып үсеп киткән диләр.
Революциягә кадәр һәм утызынчы еллар уртасына кадәр Яңа Шалтыда яңа урам, урта урам һәм Түбән оч мәхәлләләре булып, оч мәчет эшләгән, урта урам мәчетен имам исеме белән «Фәррах мулла мәчете» дип тә атап йөрткәннәр. Монда әлеге имамның тормышы фаҗигале тәмамлануын әйтми мөмкин түгел. Утызынчы еллар башында аны кулга алалар, совет властена каршы гамәлләрдә гаеплиләр. Каты мөгамәләгә, янау-куркытуларга түзә алмый хәзрәт, йөрәге ярылып вафат була. Бу гаделсезлекне авыл халкы онытмый, имамның исемен даими искә ала. Мәчетне исә башта клуб итеп файдаланалар, янәшәсендә Мәдәният йорты төзегәч, аны күчереп салалар, хәзер анда балалар бакчасы.
1992 елда элек мәктәп тә, медпункт та, ашлык амбары да булган Түбән оч мәчете бинасына «Шалты» ширкәте һәм халык булышлыгы белән манара куела.
Әмма шулай да халыкның күңеле тыныч булмый. Бу борчылуларны Фәррах мулланың оныгы, «Баулынефть» идарәсе башлыгы Гали Газиз улы Ганиев та уртаклашмый калмый. Озак уйланулардан соң, элекке «Фәррах мулла мәчете» торган урынга мәчет төзү башлана. Авылның имам-хатыйбы Сәгыйть Саниев әйтүенә караганда, әлеге Аллаһ йортын төзүгә предприятие акчасы гына түгел, Гали Газизович үзенең шәхси акчасын да күп тоткан.
Мәчет төзү эшенә «Анико» предприятиесе алына һәм бер ел дигәндә башкарып та чыга.
Бу без төзегән өченче мәчет,- ди оешманың җитәкчесе А.Н.Ивлев, - берсе Баулы да, икенчесе Татар Томбарлысында, монысы өченчесе. Алар барысы да «Баулынефть» идарәсенең турыдан-туры булышлыгында төзелделәр. Шунысы кызык, өчесе дә төрле елларда 29 август көнне Җөмһүриятебезнең бәйсезлеге көне һәм нефтьчеләр бәйрәмнәре алдыннан ачылдылар. Мәчет архитектор Роза Хасиятуллина проекты буенча салынган. Аны төзүдә прораб Таһир Рафиков, балта осталары бригадасы мастеры Сергей Азабин, ташчы Багадасар Керокесян, отделкачылар. Надежда Чернышева; Зоя Хәбибуллина зур тырышлык куйганнар Монда идарә башлыгы урынбасары Марсель Хан улы Мөхәммәтишның мәчет салуга күп көч салганын әйтми мөмкин түгел.
Мәчет белән янәшәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемнәре язылган плитәләр белән «Мәңгелек дан» һәйкәле дә булуын күрсәтәсе килә. Гыйбадәткә мәчеткә килгән һәркем баһадир якташлары рухына багышлап дога кыла да ала.
Ниһаять, тантаналы мизгелләр җитте. Яңа мәчет ачуга авыл кешеләре, читтә яшәүче авылдашлары, башка авыллар һәм районнардан күп халык җыелган иде. Кичтән салкынайтып торган табигать тә мәрхәмәтләнде, көнне җәйге кебек итеп җылытып җибәрде, елмаеп, нурланып кояш чыкты. Яңа мәчетнең 22,5 метр биеклектәге манарасындагы ярым ай ерактан ялтырап күренә, авылга ямь өсти.
Мәчет ачу тантанасын җирле үзидарәнең Яңа Шалты авыл советы рәисе Римма Гыйльфанова ачты һәм сүзне Баулы шәһәр һәм район хакимияте башлыгы вазифаларын үтәүче Нурислам Нуриман улы Хәбиповка бирде.
- Һәрберебезнең күңелләре шатлык белән тулы,- диде ул,- без яңа мәчет ачабыз. Ул «Баулынефть» идарәсенең матди ярдәме һәм тырышлыгы белән мөмкин булды. Авылга иман кайта, мәчет авылда матур гореф-гадәтләрне яңартырга, һәркайда тәртип булдырырга, әхлаксызлык күренешләренә чик куярга, яшьләребезне чын кешеләр итеп тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанам. Мәчет халыкка изгелек китерсен. Яңа Шалты Газиз Фәррахович Ганиев (ул озак еллар колхоз рәисе булып эшләде) заманнарыннан ук күпләр өчен үрнәк иде.
«Баулынефть» идарәсе башлыгы Гали Газиз улы Ганиевнең чыгышы да күңелләрне нечкәртеп җибәрде. Бабасы, әтисе исемнәрен олылап искә алуларын ишетү аның үзен дә дулкынландырмый калмагандыр.
- Бу мәчет һәрберебезгә иман өстәсен, һәркем бу дөньяда ничек яшәргә, аңа нигә килдек, нәрсә эшләдек, нәрсә калдырабыз, дип уйлансын иде – диде ул.
Баулы сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты А.А.Колесник диннәрнең һәрчак яхшылыкка, бер-береңне хөрмәт итүгә чакыруларын әйтел, шалтылыларны бу олы вакыйга белән котлады.
«Шалты» ширкәте рәисе Роберт Гыйльманов авылның нәкъ уртасында калкып чыккан бу мәһабәт мәчет өчен «Баулынефть» идарәсенә, төзүчеләргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.
Мәчет алдында Коръән аятләре яңгырый. Аны Башкортстанның Шаран районы Түбән Зәет авылыннан килгән Илдар Ганиев укыды. Баулы мәхәлләсе имам-хатыйблары Салават хаҗи Хәсәнов, Мохитулла хаҗи Идиятуллин, Татар Томбарлыысы мулласы Исмәгыйль хәзрәт Газизов, Яңа Шалты авылы мулласы Сәгыйть хәзрәт Саниев та матур теләкләр әйттеләр, нефтьчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре юлладылар. Фәйзрахман ага Хәмзин яңа мәчеткә Фәррах мулла исемен бирергә тәкъдим итте. Ул бердәм кабул ителде.
Соңыннан мәчетне төзүдә катнашучыларга, шулай ук Фәррах мулланың кызы Әминәгә, оныгы Әнисәгә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Менә мәчет алдындагы ал тасма киселә. Халык ташкыны эчкә агыла. Анда матур итеп бизәлгән, идәннәренә келәмнәр җәелгән бинаны күреп һәркем куана, соклана. Күпләр бу уңай белән бүләкләр дә алып килгәннәр. Әлмәттән, Туймазыдан, Баулыдан кайткан авылдашлары матур келәмнәр китергәннәр иде.
«Фәррах мулла мәчете» ачылды. Аның манарасыннан азан яңгырый, авылдашларын иманга чакыра. Элек монда әйтелгән азан Ык аръягындагы Башкортстан авылларына да ишетелгән, аларны да гыйбадәткә өндәгән, диләр. Иншаллаһ, хәзер дә шулай булыр.
Зөфәр АБДУЛЛИН.
Рәсемнәрдә: Яңа Шалтыда мәчет  ачу күренешләре.
Раил СӘМИГУЛЛИН фотосурәтләре.


Абдуллина З. Фәррах мулла варислары // Иман нуры. – 2002. - №22. Б.7.

Фәррах мулла варислары

Яна Шалты авылына нигез салучылар турындагы риваятьләрдә Мәсәй дигән татар морзасы, генералы исеме искә алына. Эш шунда ки, авыл Казан-Оренбург юлы төзелгән елларда барлыкка килә. Ә юл салуны башкару генерал Мәсәйгә тапшырыла. Хәтта аны хәрби вазифаларыннан да азат итәләр. Сугышчан хезмәтләре өчен батыр генералга Кандыз суы Ык елгасына кушылган төбәктә күп кенә җир бүлеп бирелә.
Шалты башта Шауты булган. Бу тукталыш дигән сүз. Тора бара Шауты сүзе Шалтыга әверелә. Яңа Шалты Оренбург юл өстендәге бер тукталыш була. Соңрак, генерал Мәсәй үз резиденциясен Иске Шалтыдан (ансы хәзер Оренбург өлкәсендә) Яңа Шалтыга күчергәч, авыл үсә башлый. Биредә хуҗалыклар саны 750 гә җитә, аның үз ба¬зары була. Татар-мөселман авылы буларак, биредә беренче елларда ук мәчет салынган булуын фаразларга була. Унтугызынчы гасыр азагында Яңа Шалтыда өч мәхәллә - Яңа урам мәчете, Урта урам мәчете. Түбән урам мәчете була. Аларда намаз, гыйбадәт кылу белән генә чикләнмиләр, балаларга башлангыч белем бирүче мәдрәсәләр дә эшли.
Яңа Шалтыда Ислам динен хөрмәт иткәннәр, һәркем шәригать кануннары буенча яшәргә тырышкан. 1780 елларда Ибраһим исемле шалтылы Мәккәдә изге хаҗ сәфәрендә булган. Шуңа күрә аны халык хаҗи Ибрай дип йөрткән. Бу мөселман авылга беренче куыклы лампа алып кайтучы да. Шалтыга яңалыкларны кертүгә күп көч куя Ибраһим хаҗи. Ул беренче булып туган авылына тимер сабан да алып кайткан.
Яна Шалты авылы тарихын язганда Октябрьский (Башкортстан) каласында яшәүче шалтылы Гали Гыйззәт белән авыл зыялыларыннан төрле елларда яшәгән Җәмил хәзрәт, Могыйн хәзрәт, Әхбәр мулла, Габделгани мөгаллим, Габдрафик мулла, Фәррах мулла исемнәрен ачыклый алдык. Әмма шунсын әйтмичә мөмкин түгел, совет хакимияте елла-рында Ислам диненә, руханиларга карата кискен эзәрлекләр башлана. Дин әһелләрен сөргеннәргә сөрәләр, төрмәләргә ябалар, мәчетләрнең манараларын кисәләр. Яңа Урам мәчетенең соңгы мулласы Вәлиулла хәзрәт 1930 елда вафат була. Ә менә "Урта урам мәчете" имам-хатыйбы Фәррах хәзрәтнең гомере фаҗигале төгәлләнә. Аны өендә ятимә кыз бала асраган өчен "хезмәтче тотасың, кулак син" дип кулга алганнар, советларга каршы котырту эшләре алып баруда гаепләгәннәр. Бөгелмә төрмәсендә аны бик нык мыскыллыйлар.
 Исерек урыс надзирателе: "Сине чукындырабыз, теге дөньяга христиан булып китәсен", дип муенына тәре эләләр. Дин өчен җанын бирергә әзер булган, бөтен гомерен мөселманнарга дин гыйлеме, әдәп, әхлак, шәригать кануннары өйрәтүгә багышлаган имам боларга түзә алмый. Ул йөрәге ярылудан вафат була. Моны балалары, оныклары авыр ки¬чергәннәр, әмма төшенкелеккә бирелмәгәннәр. Хәзрәтнең уллары Газыйм, Газиз, Хәйбулла аталары исеменә тап төшермәгәннәр. Үз авылларында да, башка урыннарда да җаваплы эшләр башкардылар. Инде алар барысы да мәрхүмнәр. Монда Газиз Фәррах улының туган авылындагы Ленин исемендәге колхозда рәис булып эшләвен күрсәтәсе килә. Әлеге хуҗалыкның иң югары уңышларга ирешкән чагы ул җитәкчелек иткән чорга туры килә. Газиз Ганиевны хезмәттәге унышлары өчен "Октябрь революциясе" ордены белән дә бүләкләделәр. Татарстан җөмһүрияте Югары Советына депутат итеп тә сайладылар. Газиз Фәррахович җитәкчелек иткәндә Яңа Шалты күмәк хуҗалыгы районда гына түгел, республикада алдынгылардан булды. Рәсәйнең күчмә кызыл байрагына лаек булды. Аны Шалтыга килеп, КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев тапшырды.
Шунысы куанычлы, Фәррах мулланың оныгы Гали Газиз улы Ганиев бабасы, аталарының лаеклы варисы булып тора. Ул күп еллар буе "Баулынефть" идарәсе колективына җитәкчелек итә. Гали Газизович туксанынчы еллар башында да Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты иде, җөмһүриятебез суверенитеты өчен тавыш бирде. Хәзер дә ул Дәүләт Советында баулыларның лаеклы вәкиле.
Гали Ганиев нефтьчеләр хезмәтенә оста җитәкчелек итү белән бергә, аларның тормышын, көнкүрешен яхшырту турында да даими кайгырта. "Нефьтче" стадионы, алтын гөмбәзле мәһабәт мәчет, кышкы йөзү бассейны булган спорт комплексы, шәһәр мәдәният йортының концерт залы һәм башкалар Баулыда нефть чыга башлауның 50 еллыгына (1996), аның инициативасы белән төзелде. 1998 елда Яна Шалты авылында ак кирпечтән салынган мәчет ачылды. Аны тулысынча "Баулынефть" идарәсе төзеде. Авылдашлары әйтүенчә, аңа Гали Газизович үзенең күп кенә акчасын биргән. Шуны да әйтик, әлеге мәчетне ачканда чыгышларда күпләр элек әлеге урында Фәррах мулла имамлык иткән Урта урам мәчете торганын әйттеләр һәм яңа бәйтуллаһны "Фәррах мулла мәчете" исеме белән атарга тәкъдим иттеләр. Шул мизгелдә Фәррах мулла оныгынын ни¬чек дулкынлануын күпләр сизмәгәннәрдер дә, Гали Газизович төрле уйлар кичерде. Бер яктан ул чиксез горурлану хисләре булса, икенче яктан бабасының юлы дөреслегенә инану, анын халык ихтирамына лаек булуына куану иде. Нефтьчеләр Баулының шәһәр бу¬лып үсүенә дә күп көч керттеләр. Эле шунысы да бар, Яңа Шалты мәчете "Баулынефть" идарәсе булышлыгы белән салынган беренче мәчет кенә түгел, 1995 елда нефтьчеләрнең яр¬дәмче хуҗалыгы "Берлек" җәмәгатендә - Татар Томбарлысы авылында Аллаһ йорты ачылды. Аны ачу тантанасына Республика Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килгән иде. Ә инде Баулы шәһәрендәге 3 катлы, олы һәм дүрт кече алтын гөмбәзле, 31 метрлы манаралы Гали" мәчете үзе ни тора? Ә бит аңа нигезенә беренче ташны 1992 елда мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашында салганнар иде. Әмма мәчет салырга вәгъдә биргән эшмәкәр сүзендә тормады. Нефтьчеләр алынгач кына бәйтуллаһ тиз үсте, бер ел дигәндә төзелеп тә бетте. Аңа ул чактагы акча белән 7  миллиард сум акча тотылды. Инде үткән елгы ремонт, янарту, җылы бирүне көйләүләргә тагын шуннан ким китмәгәндер. Дөрестерме: андый алтын гөмбәзле мәчетләр дөньяда 3 кенә диләр. Берсе Исраилдә (Фәләстыйн?), икесе Гарәп Әмирлекләрендә, Дүртенчесе Баулыда була түгелме соң?
 Баулы мәчетен салуга Гали Ганиев һәм аның урынбасары, хәзер инде хаҗи Марсель Мөхәммәтшин (үткән ел ураза аенда гомрә хаҗында булды) аз көч куймадылар. Аның кир¬печен Нижгардан, мәрмәрне Чиләбе өлкәсеннән кайтарттылар. Ә манара һәм гөмбәзләрне Санкт-Петербургта эшләттеләр. Мәчет ерактан ук кешеләрне иманга чакырып тора. Анын манарасыннан изге азан тавышлары бөтен тирә-якка яңгырый. Гали Ганиевның мәчет төзүдәге хезмәтләрен исәпкә алып, гыйбадәтханәне "Гали мәчете" дип атадылар. Хәзер районда бер мәчет аның бабасы исемен йөртсә, икенчесе Фәррах мулла оны¬гы исемен йөртә. Бу Ганиевлар нәселенә олы хөрмәт дигән сүз түгелмени?
Гали Газиз улы үзенең тыйгысызлыгы, кешелеклеге белән башкаларга да уңай тәэсир итә. Ул нефтьчеләр янында еш булып, кара алтын чишмәләренең нормаль эшләүләре турында кайгыртып кына калмый, Баулы шәһәре һәм районы халкының матди, рухи, мәдәни тормышын яхшыртуга, үз өлешен кертә. Шулай итеп бабасы Фәррах мулланың васыятьләрен тормышка ашыруга көчен һәм тырышлыгын кызганмый.


Тат.Кандыз

Абдуллин З. Полумесяц над селом: [мечеть в селе Тат.Кандыз] //Слава труду. 1998. – 27 нояб. – С.3.

Полумесяц над селом

Тат.Кандыз - одно из крупных сел района. До революция в нем было три прихода, и действовали три мечети.
Когда началась борьба против религии и духовных деятелей, их всех постигла одна и та же участь. Мечети отбирают у мусульман-прихожан и используют для нужд колхоза. Одна из них вскоре сгорела, атеисты не смогли её использовать для своих целей. Вторую часто перевозят с места на место, и она становится совсем ветхой. Бревна третьей мечети еще и сейчас находятся в стенах молочнотоварной фермы.
Когда в стране началась демократизация, в 1991 году в Тат. Кандызе организовали мусульманское общество. Его председателем избирают Шайхуллу Зайдулловича Насыбуллина, который долгие годы работал нефтяником, а после ухода на пенсию пять лет трудился в селе слесарем. Он, несмотря на преклонный возраст, вместе с молодыми парнями учителя в медресе города Октябрьского, углубляет свои духовные знания. Все силы отдает организации работы мусульманского общества. Отсутствие мечети в таком большом селе мешает религиозной деятельности. Насыбуллин мечтает о строительстве храма Аллаха. По этому вопросу советуется с народом, руководителями разных рангов, односельчанами, живущими в других селах и районах.
- Слава Аллаху, ни один из них не повернул меня обратно, не показал на дверь, все внимательно выслушали и помогли по мере возможности, говорит Шайхулла хазрат Насыбуллнн. - Первым руку помощи протянул бывший глава администрации района и города Наиль Зарипов. Очень большую помощь оказал и руководители нашего хозяйства Фоат Ганиев и Нургали Фаррахов. Наш односельчанин директор Александровского спиртзавода Нурулла Габдрахманов помог со строительными материалами. Начальник НГДУ «Бавлынефть» Гали Ганиев выделил 15 тонн цемента, 320 метров труб, минарет и полумесяц также изготовили на этом предприятии. Бавлинский цех бурения (начальник Атлас Зиннуров) тоже оказал нам посильную помощь.
Шайхулла хазрат радуется тому, что его односельчане директор ООО «Березовское» Сафуан Хазисв, начальник Ютазинского районного управления сельского хозяйства и продовольствия Айрат Талипов, редактор районной газеты Сагит Ахметзянов, фермеры Исламгалиевы, Фаттаховы помогли с кирпичом, цементом, листовым железом для крыши, трубами, усилителями и другими материалами. Коллектив Тат.Кандызской средней школы много усилий вложил в побелку и внутреннюю отделку мечети.
В общем, каждый сельчанин внес свою посильную лепту. Старики тоже не остались в стороне, выделили деньги из своих мизерных пенсий. Сам имам-хатиб Шайхулла Насыбуллин внес сумму в размере двухмесячной пенсии. Он руководил стройкой, много сил вложил в изыскание материалов. В возведении мечети приняли участие строители из Бугульмы и рабочие других строительных организаций. Общими усилиями все трудности были преодолены.
На днях в селе Тат.Кандыз состоялось торжество по поводу открытия мечети, в котором приняли. участие не только сельчане, но и гости из соседних сел и городов, кандызцы, живущие за пределами родной деревни. Вначале выступила председатель Тат.Кандызского сельского Совета местного самоуправления Рузиля Сибгатова, она поблагодарила строителей, всех, кто оказал помощь В строительстве мечети. Библиотекарь Сирина Вагизова прочитала стихотворение, посвященное возвращению татарского народа к своим истокам.
Затем слово предоставляется заместителю главы администрации района и города Алмасу Сахапову.
- Сегодня в Тат.Кандызе праздник, - сказал он, - завершено строительство мечети, над селом сияет полумесяц. Храм Аллаха поможет кандызцам вернуться к вере, воспитывать детей благонравственными, скромными, совестливыми, честными. От имени администрации от души поздравляю нас и желаю, чтобы ваша мечеть стала центром хороших, богоугодных дел.
Имам-хатиб Бавлинской мечети и имам-мухтасиб района Салават хаджи Хасанов, руководитель хозяйства Нургали Фаррахов, директор ООО «Березовское» Сафуан Хазиев также выразили радость по поводу завершения строительства мечети и поблагодарили строителей.
Алую ленту разрезают зам.главы администрации А.Сахапов и имам-хатиб Ш.Насыбуллин. Народный поток устремляется внутрь мечети. Некоторые из людей несут подарки. В мечети звучат суры из Корана. Их прекрасно прочитал Айдар Зигангараев, приехавший из Кзылъярова.
После этого Шайхулла хазрат прочитал проповедь.
Поздравил односельчан с радостным событием и редактор районной газеты «Слава труду» Сагит Ахметзянов. Салават хаджи Хасанов также выступил с содержательной проповедью. Она была посвящена обязательным делам и молитвами мусульман.
Приняв во внимание усилия Шайхуллы хазрата Насыбуллина в строительстве мечети, в возрождении веры, решили назвать храм Аллаха «Мечетью Шайхуллы».
Вот звучит азан на дневной намаз. Все собравшиеся под руководством Шайхуллы хазрата встают на намаз, молятся.
По указанию руководителей Кандызского сельскохозяйственного предприятия в честь открытия мечети принесены в жертву животные. Сельчане и гости отведали жертвенное мясо и прочитали молитву.
Хотелось бы, чтобы число верующих в этом храме росло день ото дня, а для этого необходимо обучать взрослых и детей основам религии. Желаю новому храму Аллаха счастливой судьбы.
НА СНИМКАХ: виды с торжества.
Фото Р. САМИГУЛЛИНА.

 

Кзылъяр

Абдуллин З. Кызылъярның яңа мәчете//Шәһри Казан. – 1996. – 27 июнь. – Б.3.

Кызылъярның яңа мәчете

Җөмһүриятебезнең иң көнчыгышында урнашкан Ык буендагы Кызылъяр авылы элек электән халыкның белемгә омтылышы белән аерылып торган. Биредә өч мәчет булып, өч мәхәлләдә мөселманнар жыелып гыйбадәт кылып кына калмаганнар, үзләренең көндәлек эшларендә килеп чыккан гамәлләрне бергәләп хәл иткәннәр. Монда тирә - якка дан тоткан мәдрәсәнең да булуы һәркемгә билгеле. Үткән көз кызылъярлылар әлеге белем учагынын гасырлык юбилеең да билгеләп үткәннәр иде.
Быелгы жәйге матур көннәрнен берсендә Кызылъяр халкы тагын бер куанычлы вакыйганы - яна мәчет ачылуын бәйрәм итте. Аңа Кызылъярдан читтә яшәүче авылдашлары да кайткан һәм күрше төбәкләрдән кунаклар да килгән иде. Мәчет бөтен халык көче белән һәм, әлбәттә. Баулы районы хакимияте һәм «Ленин юлы» күмәк хуҗалыгы җитәкчеләре ярдәме белән төзелде. Моны тантанада чыгыш ясаучылар да кат-кат ассызыклап күрсәттеләр, олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Мәчетне төзүгә яше дә, карты да үз өлешен керткән, еракта яшәүче авылдашлары да бу изге эштән читтә калмаганнар. Әнә Кәшифә апа Садьйкованын инде сиксән яше тулып киткән, ул шушы колхозда эшләп картайган. Үзенен пенсиясеннән, өлешләп, 600 мен сум иганәне мәчет төзелешенә керткән. Элек хужалыкнын алдынгы комбайнчысы булган 87 яшьлек Камил Зәйдуллин өлеше дә 300 мен сумнан артып киткән. Авылның өлкәннәре Исмәгыйль Нуретдинов, Габделхак Сәхипгәрәев, Әхәт Җиһангәрәев, Солтангали Муллагалиев та бик теләп булышканнар. Башкортстаннын Октябрьск шәһәрендә яшәүче эшкуар Марсель Гарипов, Нефтекамск шәһәрендәге авылдашлары Искәндәр Хөсәеновның булышлыгы саллы булган. Авылда һәм аннан читтә яшәүче кызылъярлылардан Вахит Халфетдинов, Зәкәрия Муллагалиев, Илгиз Гафиятуллин, Риф Фәхретдннов, Сирин Мөхәммәтов, Рамил Җамалетдинов һәм башка күпләр мәчет төзүгә шактый иганә керткәннәр.
Аллаһы йортын төзү буенча үткән өмәләрдә өлкәннәр дә, яшьләр дә теләп катнашканнар. Монда Габделәхәт Гомәров, Ленар Латыйпов, Габделхак Сәхипгәрәев, Габделәхәт Җиһангәрәевларнең аеруча тырышлык күрсәтүләрен әйттеләр. Мәчет салуга шулай ук Ниһат Җиһангәрәев, Әбүзәр Хәйруллин, Вәсим Гәрәйшин, Әнвәр Габидуллин, Фазыл Кәрибуллин, Вәсим Ширязданов, Мирсәет Шәяхматовның олы хезмәте кергән. Мәчет тирәсен асфальтлауда Баулыда эшләүче авылдашлары Наил Вәлиевнең ярдәме аеруча зур булган. Аллаһы йо¬ртын салуга азарбайҗан дусларның да булышлык итүләрен әйттеләр. Айдар Жиһангәрәев, һәнүз Миннушин мәчет тирәсен төзекләндерү дә, чыршы-лар утыртуда башлап йөргәннәр.
Һәм менә шулай бергәләп эшләүнең уртак нәтижәсе буларак, шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган, буе 15, ине 9 метрлы, манарасы 17 метрлы мәһабәт мәчет бинасы өлгергән.
Аллаһы йорты алдындагы юлга эленгән ал тасманы район хакимияте башлыгының беренче урынбасары М. Абдуллин кисте. Күмәк хуҗалык рәисе Айдар Гафуров авыл халкын изге һәм истәлекле көн белән тәбрикләде, авылдашларына һәрчак иманнын юлдаш булуын теләде.
Авылга иман кайта
- Ата-бабаларыбыз 70 ел буе көткән көн килде. Менә Кызылъярда да мәчет төзелде. Сезне бу истәлекле вакыйга белән район хакимияте исеменнән ихлас күнелдән котлыйм, мәчетнен халыкны иманга, әхлаклылыкка өндәвен, шушы олы максатка хезмәт итүен телим, - диде район хакимияте башлыгынын беренче урынбасары М.Абдуллин һәм Кызылъяр мәчетенә келәм, 5 миллион акча бүләк ителүен белдерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Н.Хәбиповнын чыгышы да тәэсирле булды. Ул шулай ук коллектив исеменнән мәчеткә келәм бүләк итте. «Баулынефть» идарәсе башлыгы урынбасары М.Мөхәмматшин кызылъярлыларны бу куаныч белән котлады. Баулы нефтенен 50 еллыгына Баулы эшчеләр бистәсендә дә мәчет төзелеп файдалануга тапшырылачагын ышандырды.
Кызыльяр авылы имам хатибы Мәгьдәнур хәзрәт Асылгәрәев мәчет салуда булышлык күрсәткән барлык кешеләргә, оешмаларга, хакимияткә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Менә изге тәкбир сүзләре яңгырый. Мөселманнар яңа мәчеткә керәләр, аның келәмнәр жәелгән йомшак идәненә басып гыйбадәт кылалар. Районның имам мөхтәсибе Салават хәзрәт Хәсәнов вәгазь сөйләде һәм җомга намазына азан әйтте. Намазда имамлыкны Мәгьдәнур хәзрәт Асылгәрәев башкарды. Коръәнне Бөгелмәдән кайткан авылдашлары Ф.Минһаҗетдинов укыды.
Мәчет ачылды. Авылда беренче азан яңгырады. Димәк, авылга иман иңә. Анын шифалы тәэсире барлык халыкка уңай тәэсир итсен, мәчет һәрчак әхлаклылык тарату үзәге булсын иде, диясе килә. Беренче намазда күп кенә авыл халкы, ирләрнең генә түгел, хатын-кызларның да катнашуы, бу теләкнең тормышка ашуына ышаныч уята. Иншалла, шулай булыр.
  РӘСЕМДӘ: Кызылъяр авылының яңа мәчете.

"Өмет" мәчете. Баулы

Абдуллин З. Баулының ак Өмете/ З. Абдуллин // Шәһри Казан.- 2005. - 25 нояб.-С.3.

Баулының ак Өмете

Моннан өч ел элек яңгыр явып торган көзге, көндә Баулы шәһәренең төньяк-көнбатышында яңа мәчеткә нигез салынган иде. Аңа җөмһүриятебезнең Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый фатиха биреп, чыгыш ясады. Ул мәчетне «Алойл» ябык акционерлык җәмгыяте төзи башлады. Әлбәттә, шәһәрнең мөселманнары да бу изге гамәлдән читтә калмадылар, мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм иттеләр.
Шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган ике катлы бина, ниһаять, төзелеп бетте. Күптән түгел үзенә мөселманнарны чакырып торучы бу мәчетнең ачылу тантанасы булды. Ана ке-улыдан гына түгел, күрше авыллардан, районнар, шәһәрләрдән күп җыелды. Мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның, Россия Ислам университеты проректоры Сөләйман хәзрәт Зариповның, көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт шәһәре һәм районы имам Мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәхибҗановның, күрше районнар, шәһәрләр имам мөхтәсибләре килүе ямь өстенә ямь булды.
«Өмет» дип аталган яңа гыйбадәтханәнең ачылу тантанасы Коръән укудан башланды. Аны әлеге Аллаһ йортының имам хатибы итеп билгеләнгән, Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган Исмәгыйль хәзрәт Биккинин матур аһәң белән башкарды.
Район һәм шәһәр хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин мәчет ачуның, мөселманнарның дингә, иманга кайтуларына сөенүен белдерде, аның мөһимлеген ассызыклады. “Дин-ислам халкыбызга иминлек һәм тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирер, яшьләребезне әхлакый тәрбияләүдә зур этәргеч булыр. Бу мәчет?” салырга өлеш керткән кешеләргә рәхмәтләребез чиксез, киләчәктә дә бу юнәлештә эшләр дәвам итәр. Әле мәчетләр төзисе авылларыбыз тагын да бар. Аллаһы боерса, аларда да азан авазы яңгырар, - диде ул.
Хакимият башлыгы яңа мәчеткә келәм һәм акчалата бүләк тапшырды. Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт мәчет төзелешен даими күзәтеп барган, ул аны салуда зур өлеш керткән кешеләрне атады, аларның байтагына рәхмәт хатлары һәм Коръәни-Кәрим китаплары бүләк итте. Районның имам Мөхтәсибе Гали хәзрәт Хәсәновның шатлыгы шулай ук зур иде. «Алойл» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Риф Вафин, «Баулынефть» идарәсе башлыгы Гали Ганиев, 1нче күчмә механикалаштырылган колонна җитәкчесе Нәсим Габитов һәм башкаларның исеменә күп мактау сүзләре әйтелде.
«Алойл» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ленар Бакиров мәчет тезүгә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе булды. Ул эшне оештыручы да, материаллар табучы да, һәр кирәк әйбер артыннан йөрүче дә булды.
Менә тантаналы тәкбир авазлары астында мәчет ишеге алдына сузылган тасма киселә. Җыелган халык мәчеткә агыла. Аның эчендәге күренешләр белән танышырга ашыга. Ә аңда күрер, карар әйберләр байтак. Аллаһны, Пәйгамбәребез Мөхәммәдиев (с.г.в.) олылаучы шәмаилләрдән күз алмыйча карарлык. Беренче катта йөздән артык кеше сыйдырышлы намаз бүлмәсе, аның матур җиһазланган михрабы үзенә тарта. Икенче каттагы бүлмәдә хатын-кызлар гыйбадәт кылачак икән. Анысы да йөзгә якын кеше сыйдырырлык. Яңа мәчет ачылу уңаеннан Сөләйман хәзрәт укыган вәгазь беркемне дә битараф калдырмады. Тирә-якны яңгыратып бу мәчеттә тәүге азан авазы яңгырады. Аны Аллаһка табыну йортының имам хатибы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин әйтте. Мөфти Госман хәзрәт имамлыгында биредә беренче җомга намазы укылды. Шуны да әйтергә кирәк: мәчет ачылу тантанасына килгән, җомга укырга теләгәннәрнең барысы да намаз бүлмәсенә сыен бетмәде. Беразы коридорда торырга мәҗбүр булды. Бу Ал-лаһка табыну йорты өчен яхшы фал булсын, намазларга халык күп йөрсен, ул мөселманнар белән тулып торсын. Ә бит инде унынчы елын эшләүче «Гали» мәчете шәһәрнең үзәгеннән дә, аның төньяк-көнбатыш өлешеннән дә шактый ерак иде: автобус белән җиде-сигез тукталыш үтәргә кирәк. Ә хәзер үзәккә аралар шактый якынайды. Баулының яңа «Өмет» мәчете хәзер иманга кайтучылар, иман йортына гыйбадәткә килүчеләр дә артыр, иншә Аллап, дип өметләндерә. Яңа бәйтуллаһ Баулының яңа ак өмете булсын.Азан тавышлары даими яңгырап торсын, мөселманнарны дәртләндереп, иманлы итсен. Яңа мәчетнең ачылу тантанасына килүчеләрнең уртак теләге шул булды.
Зөфәр АБДУЛЛИН.
Баулы шәһәре.


Нравится